Без барыбыз да көндәлек тормышыбызда товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә кулланучылар булып торабыз. Көн саен безнең һәркайсыбыз, телефон аша сөйләшеп, транспорт хезмәтеннән файдаланып, кафеда төшке аш ашап, кредит алып, кулланучыга әверелә. Еш кына без бу мөнәсәбәтләрнең хокукый ягына игътибар итмибез. Кулланучылар буларак үз гамәлләрен һәм сатучы (җитештерүче яки башкаручы) гамәлләрен бәяләү зарурлыгы, кызганычка каршы, безнең хокукларыбыз бозылганнан соң гына килеп чыга.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Аның максаты - Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, шулай ук республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Яр Чаллы шәһәренең бер кибетендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә хәмер сату турында гариза килде. 2021 елның 10 сентябрендә административ тикшерү кысаларында бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында эшләү тәртибен бозып алкогольле продукция әйләнеше факты ачыкланды. 2,2 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.
08.09.20021 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Питрәч районында гомуми белем бирү учреждениеләренең укытучылар составы һәм укучылары белән чара үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2021 елның 8 сентябрендә, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына һәм башка ведомстволарга ТР, Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 24М йорт адресы буенча урнашкан «Арка» кибетендә (Яңа шәһәр, 7/18 йорт) алкогольле продукцияне төнге сатуга карата шикаятьләр килде.
Түбән Камада яшәүче бер хатын-кыз «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына торак йортның подвал биналарының берсендә алкоголь бәйлелектән җәфа чигүче затлар арасында популяр булган сыеклык салынган флакончиклар сатылуы турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре әлеге объектны тикшерде – гомуми күләмдә 20 данә «фанфурик» шешәсенең 2 атамасын ачыклады һәм алар тартып алынды. Легаль булмаган хәмер сату белән шөгыльләнүче гражданга карата РФ КоАП 14.1 ст.2 өлеше буенча административ тикшерү үткәрелә.
2021 ел бара, шул уңайдан товарларны, хезмәтләрне сакчыл һәм экологик куллану темасына лекцияләр дәвам итә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләренең Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итүчеләр белән чираттагы очрашуы булды.
08.09.2021 көнне Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага республика Олимпиадасын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Казан шәһәре Вахитов районының «Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 18 урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең укытучылар составы белән чара үткәрде.
2021 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча очрашу үткәрде. Белем бирү учреждениеләрендә мондый дәресләр үткәрүнең максаты - төрле базар ситуацияләрендә үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен тәрбияләү һәм гражданнарның хокукларын яклау - гадәти социаль-хокукый күренеш икәнлеген аңлату.