Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре ел саен уздырыла торган тарихи чарада катнашып, «җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясен актив рәвештә хупладылар. Диктант үткәрү хезмәткәрләргә Бөек Ватан сугышы тарихын белүләрен күрсәтергә, совет солдатларының төп вакыйгаларын һәм батырлыкларын искә төшерергә мөмкинлек бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Идел буе федераль округында Росалкогольтабакконтроль идарәсе җитәкчесе Оксана Фомиченко белән эшлекле очрашу уздырды.
Бүген Казанда этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне үтәүдә хокук куллану практикасы мәсьәләләренә багышланган ачык чара узды. Чара Идел буе федераль округында алкоголь һәм тәмәке базарларын контрольдә тоту федераль хезмәтенең Төбәкара идарәсе җитәкчесе Оксана Фомиченко рәислегендә узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Алабуга шәһәренең бер кибетендә сатучыларның грамоталылык дәрәҗәсен арттыруга багышланган чираттагы чара үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районының күпфункцияле үзәгендә гражданнарны кабул итте.
Матурлык хезмәте - чәчтарашлар, косметологлар, маникюр һәм массаж осталары. Мөнәсәбәтләр РФ Гражданлык кодексы, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон, РФ Хөкүмәте раслаган көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре белән җайга салына.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районының күпфункцияле үзәге филиалында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы Татарстан Арбитраж судына РФ КоАП 14.17.1 маддәсенең 2 өлеше нигезендә шәхси эшмәкәрне җаваплылыкка тартуны таләп итеп мөрәҗәгать итте. Сәбәбе – рөхсәт документациясеннән башка алкоголь сату фактларын ачыклау.
Үсеп килүче буынның хокукый грамоталылыгын арттыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Чистай Выселка урта гомуми белем бирү мәктәбендә 10 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырды.
«Җиңү тәрәзәләре» - Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан үткәрелә торган традицион акция. Бөтен ил буйлап кешеләр Ватан Геройларын искә алу һәм бер үк вакытта өйдә дә, урамнарда да үзенчәлекле атмосфера булдыру өчен, 9 майга тәрәзәләрне бизиләр. Түбән Камада шулай ук «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе старт алды.