ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2024 ел
җомга

Кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү һәм кулланучылар дәгъваларын ирекле тәртиптә хәл итү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Әлки районында көндәлек ихтыяҗ товарлары сату кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Марат Миназов төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында, Әлмәт шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.

Тэги: профилактик визит

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәренең чәчтарашханәсендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Комсомольский» сәүдә үзәгенең эшкуарлык берләшмәсе белән очрашу оештырдылар. Хуҗалык итүче  субъектлар вәкилләре һәм сәүдә нокталары сатучылары белгечләргә кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларын бирделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Ирина Синица төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында Азнакай шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде. 

Тэги: профилактик визит

Хөрмәтле Казан халкы! «БРИКС илләренең спорт уеннары» халыкара мультиспорт чарасын үткәрү көннәрендә алкогольле продукцияне ваклап сатуны вакытлыча чикләү турында хәбәр итәбез (2024 елның 13-22 июнҗ көннәре). Алкоголь сату 8:00дән 17:00 сәгатькә кадәр спорт объектлары янында урнашкан сәүдә нокталарында тыелачак. Бу чикләү чара вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан кертелгән.

Тэги: БРИКС

6
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 13-22 июньдә, Халыкара мультиспорт чарасы уздырылган көннәрдә Казанда алкогольле продукцияне ваклап сатуга чикләүләр булачак. Карар куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан кабул ителде. Тыю спорт объектлары тирәсендә гамәлдә булачак. Ул гомуми туклану йортларына кагылмаячак.

Тэги: БРИКС

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе рәсми порталының «Эшчәнлек» бүлегендә, «01.04.2023 елдан сыраны маркировкалау буенча Эксперимент» бүлегендә маркировкаланган продукция әйләнеше турында хәбәр итү өчен электрон документларны рәсмиләштергәндә маркировкаланган товарларны тапшыру турындагы мәгълүматларны тасвирлау буенча методик тәкъдимнәр урнаштырылган.

https://gosalcogol.tatarstan.ru/file/pub/pub_4190981.pdf

Тэги: сыра кегларын маркировкалау сыра, эксперимент

Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова Әлмәт шәһәрендәге «Хозтовары» кибете администраторы үтенече буенча Кулланучылар хокукларын яклау буенча сатучылар өчен семинар үткәрде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Тиздән бүгенге чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дулкынландыргыч мизгелләр артта калачак, кичәге укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырачак һәм алар алдында җитди сайлау торачак: ничек абитуриент булырга, югары белем алу өчен кая керергә? 2024 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе инициативасы белән Казан Кремлендә Татарстан Республикасы югары уку йортларына керү өлкәсендә коррупцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. 

Тэги: коррупциягә каршы тору

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International