ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кулланучы белеме нигезләрен арттыру максатында, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча лекция оештырды.


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Соңгы вакытта безнең дәүләттә даими рәвештә норматив актлар яңартыла, аларның максаты – кулланучыларның хокукларын яклау, җитештерелә һәм халыкка сатыла торган, халык куллана торган товарларның сыйфатына карата таләпчәнлекне арттыру, товарлар җитештерү һәм аларны сату белән шөгыльләнә торган сәүдә предприятиеләрнең, аларның нинди оешу-хокук формасында булуына бәйсез рәвештә, җаваплылыгын арттыру.

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан "Беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләренә чик дәрәҗәдә мөмкин булган ваклап сату бәяләрен билгеләү кагыйдәләрен, үзләренә карата чик дәрәҗәле ваклап сату бәяләре билгеләнергә мөмкин булган беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләре исемлеген һәм сәүдә эшчәнлеген гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъектка билгеле бер күләмдә сатып алу өчен бүләкләүне түләү рөхсәт ителми торган социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләре исемлеген раслау турында" 2010 елның 15 июлендәге 530 номерлы карар кабул ителгән.

Кулланучылар арасында теш пастасы салынган тюбиктагы төсле полосалар аның составын күрсәтә дигән фикер яши:

- яшел - димәк, фәкать табигый матдәләр генә бар;

- зәңгәр - дару ингредиентлары булуы турында сөйли;

- кара - бу тулысынча химия продукты, дигән сүз;

- кызыл - химия һәм табигый компонентлар кушылмасы.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән, озату документларыннан башка гына сыра сатылуы турындагы шикаять нигезендә әлеге адрес буенча барып кайтты.


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына кергән 2 мөрәҗәгатьне карау кысаларында Түбән Кама шәһәре, Тынычлык проспекты, 45 "А" йорт адресы буенча урнашкан "заПИВ.com" кибетендә үткәрелгән контроль чаралар барышында товар документлары булмаган һәм БДАМС системасында теркәлмәгән, зарури тәртиптә ярашлылыгы буенча расланырга тиешле хәмер продукциясен онлайн-касса системасыннан файдаланмыйча гына сату фактларын ачыклады. Барлыгы 168,0 литр күләмендә сыра сатудан алынды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре, гражданинның "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатен карап тикшерү кысаларында, әлеге гаризада күрсәтелгән, Казан шәһәренең Киров районында урнашкан сәүдә объектына барып кайтты.


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

"Изгелек" инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә әлеге дәвалау-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр һәм тернәкләнүчеләр белән чираттагы очрашу узды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре "Белемле кулланучы" темасына әңгәмә үткәрде.  Очрашуда "сыйфатсыз товарларны кире кайтару" кебек мәсьәләләр күтәрелде, шулай ук дару препаратларына бәйле мәсьәләләр дә каралды. 

31 нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җитәкчесе Миләүшә Михеева республиканың көньяк-көнчыгышындагы шәһәр һәм район прокуратуралары хезмәткәрләре өчен оештырылган семинарларда катнашты.

2020 нче елның 29 нчы гыйнварында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризаларны карау кысаларында, Казан территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре гаризада күрсәтелгән адрес буенча барып кайтты.

Урынга чыгып тикшерү барышында белем йортына (автомәктәпкә) бик якын урнашкан урында алкогольле продукция (сыра һәм сыра эчемлекләре) сату факты расланды, бу исә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.6 ст. 3 өлеше буенча классификацияләнгән хокук бозу булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International