Бүген без сыйфат көнен билгеләп үтәбез. Бөтендөнья сыйфат көне (World Quality Day) – ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә дөньяның күп кенә илләрендә ел саен үткәрелә торган чара. Бу көнне гамәлгә кую инициаторы – Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) ярдәме белән Европа сыйфат оешмасы (ЕОК) (European Organization for Quality, EOQ).
Бөтендөнья сыйфат көне 1989 елда расланган. Ә алты елдан соң Европа сыйфат оешмасы ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесенә туры килә торган атнаны Европа сыйфат атналыгы (European Quality Week) дип игълан иткән.
Яраклылык срогы чыккан алкогольле продукцияне сату фактларын ачыклау буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы тарафыннан системалы эш алып барыла.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хокук бозуларны ачыклауда "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы ярдәм итә.
Бу юлы да шулай булды: Казан территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре, чираттагы мөрәҗәгатьне карау кысаларында, Яңа Савин районында М.Чуйков урамы буенча үз эшчәнлеген алып баручы эшкуарларның берсенә визит ясады.
Сыйфат атналыгы кысаларында Нурлат шәһәренең күпфункцияле үзәгендә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату мәсьәләләре буенча консультация өстәле эшләде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасындагы идарәсе территориаль органы белгечләре оештырды һәм үткәрде.
Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Гөлфия Чурсина, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хезмәткәре белән берлектә, Казан шәһәре Вахитов районының 98 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен ачык дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Биектау муниципаль районының Коркачык авыл җирлегендә чираттагы мәртәбә урынга чыгып гражданнарны кабул итте. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны урынга чыгып кабул итү ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча график нигезендә гамәлгә ашырыла.
2019 елның 11 нче ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына алынган гражданин мөрәҗәгате буенча Автокаланың җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан кибетләренең берсенә барып кайтты. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә сыра һәм сыра эчемлекләренең ваклап сатылуы ачыкланды, бу исә гамәлдәге законнарга каршы килә. 89 литр күләмендәге сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды.
2019 елның 12 ноябрендә шәһәр тибындагы Балтач поселогында, җирле җитештерү продукциясен популярлаштыру максатларында, "Бәхет" ҖЧҖ дигән шәхси цехта җитештерелә торган продукцияне татып карау-презентацияләү буенча кулланучылар өчен чара узды.
Чара "Бөтендөнья сыйфат атналыгы" кысаларында үткәрелде.
Күргәзмәдә төрле эчлекле бәлешләр, өчпочмаклар, камырга төрелгән сосискалар, төрле камыр пешермәләре, шулай ук өйдәгечә басылган токмачлар куелган иде.
Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Роспотребнадзорның ТР идарәсе сыйфатсыз товарлар сатып алуга бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә гражданнарга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрә. Уку йортларында лекцияләр, хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләре өчен семинарлар үткәрү планлаштырылган.
Ел саен фальсификацияләнгән продукция агымы 10-15%ка арта бара. "Пиратларча җитештерелгән" әйберләр эшләнмәдә ачыкланган производство җитешсезлекләре өчен җаваплы булган оригиналь җитештерүченең абруен төшерә, шулай ук аның керемнәрен киметә. Әмма иң мөһиме – бу хәл кешеләрнең эше, сәламәтлеге, шул ук вакытта гражданнарның гомере өчен дә, чын-чынлап куркыныч тудыра торган зур проблема булып тора.
Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның аерым төрләрен сатканда сатып алучылар һәм сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы Россия Федерациясе Законы нигезендә эшләнгән Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре җайга сала.