ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Агымдагы елның 9 эш көнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча 100дән артыграк гражданин мөрәҗәгать итте. Моңа гаҗәпләнәсе юк: һәр кулланучы “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон нигезендә үзенә бирелгән хокукларын яклауга хокуклы


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 18 гыйнварында Арча муниципаль районы Кәче авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы кабул итү булып узды. Бу хакта авылның җәмәгать урыннарындагы мәгълүмати стендларда урнаштырылган белдерүләр аша халыкка алдан ук хәбәр итеп куелган иде. Кабул итүгә асылда шушы авыл халкы килде

 2018 елның 15 гыйнварында Кукмара районы Зур Кукмара авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты И.И.Бәдретдинов катнашында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр, хәмер продукциясен сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр буенча семинар-уку үткәрелде

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына яшь кенә бер ир-ат мөрәҗәгать итеп, хатынына Алабуга шәһәрендәге кәрәзле элемтә салоннарыннан берсендә алынган смартфон бүләк иткәнлеген хәбәр итте. Телефон зур гына суммага кредит килешүен төзү нигезендә юнәтелгән. Билгеле бер сәбәпләр аркасында ул икенче көнне үк смартфон сатып алынган сәүдә объектына барып, сату-алу килешүен өзү һәм түләнгән акчасын кире кайтару таләбен куйган

2018 елның 17 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина ТР Күп функцияле үзәгенең  Арча районындагы филиалында, расланылган график нигезендә, кулланучылар хокукларын яклау буенча халыкка консультацияләр бирде


17
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Нефтьчеләр балаларны чираттагы Яңа ел бүләге белән куандырды: Әлмәт шәһәрендәге берничә мәйданчыкка балалар өчен бушлай аттракционнар урнаштырылды. Шулай итеп, кышкы каникул көннәрендә шәһәребез балалары һәм нефтьчеләр башкаласына килгән кунаклар бушлай карусельләрдә, могҗиза-таучыклар, искитмәле яңа шугалакта рәхәтләнеп күңел ачты

Халыкны кулланучы хокуклары белән таныштыру буенча мәгълүмати-аңлату эше шул исәптән үз хокукларыңны мөстәкыйль өйрәнүне дә күздә тота. Шулай итеп, мәсьәләне тагы да тәфсилләбрәк өйрәнү мөмкинлеге барлыкка килә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре, “Кулланучы хокуклары турында урында беләбез” дигән акцияне дәвам иттереп, 16 гыйнвар көнне   сәүдә ноктасының сатып алучылары өчен аңлату эше уздыру максатыннан, “Казан 3 нче икмәк заводы” АҖнең фирма кибетләреннән берсендә булып кайтты


16
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

 2018 елның 16 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең Зеленодол, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарындагы җирле бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәле оештырды

Стоматология – медицина ярдәме күрсәтүнең иң киң таралган төре. Әмма күпләребезгә еш кына начар, сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәттән зарланырга туры килгәли. Медицина хезмәтләрен күрсәткәндә иң киң таралган бозулар: хезмәт күрсәтүне башкаручы һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында дөрес мәгълүмат бирмәү, түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүгә килешү төзегәндә кулланучылар хокукларын бозу, килешүгә кулланучылар хокукларын кыскан шартлар кертү, сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтү

 Актаныш районында кулланучылар һәм эшмәкәрләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләренең белемнәрен чарлады. Бу эштә Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре ярдәмгә килеп, аларга тулы бер чаралар комплексы уздырды. Әлеге чараларның төп максаты – районда яшәүчеләргә, хокукый яктан аң-белемнәрен үстереп, законнарның нечкәлекләренә төшенергә өйрәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International