ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Чаллы шәһәрендә, күп еллык традицияләргә тугрылыклы калып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе ветераннарын  - Чаллы территориаль органының беренче җитәкчесе Певнева Людмила Николаевнаны, Әлмәт территориаль органы элекке җитәкчесе  Шерниязова Татьяна Павловнаны һәм куллану базарында хокук бозуларны кисәтү бүлеге белгече Бәдретдинова Фирүзә Хазгали кызын, контрольлек-инспекция бүлеге консультанты Зарифуллина Кадрия Дамир кызын хөрмәтләү булды

2016 елның сентябрендә Чаллы шәһәре башкарма комитеты хәмер базары өлкәсендә закон бозулар өчен штрафлар түләтүнең нәтиҗәсен яхшырту буенча Юл картасын эшләде

2016 елның 29 сентябрендә Теләче муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Э.Р.Кәримова һәм З.Р.Гыйльметдинова катнашында гражданнарны күчмә кабул итүнең чираттагысы булып узды

Халыкара өлкәннәр көне – бик тә мөһим бәйрәм

Быелның 8 аенда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы административ материаллары буенча салынган штрафларның гомуми күләме бер миллион сумнан артып киткән. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары  Андрей Подовалов гомумшәһәр киңәшмәсендә хәмер базарындагы хәлләргә  җентекләп тукталып үтте


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Җылы сүзгә һәм игътибарга мохтаҗ өлкәннәребезгә кадер-ихтирам күрсәтик, кулыбыздан килгәнчә булышыйк

Шимбә көнендә һава торышының әйбәт булуы, менә дигән итеп ял итү мөмкинлеге бирүдән тыш, иҗтимагый файдалы эшкә дә рухландыра әле


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районы хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин район активы белән планерка үткәрде

Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән полиция хезмәткәрләренең уртак рейды барышында законны санга сукмыйча гына алкогольле продукция сату факты ачыкланган. Геофизическая урамында урнашкан «Монте Карло» кафесында лицензиядән башка гына алкогольле эчемлекләр сату билгеле булган. 15 литр күләмендә легаль булмаган хәмер хуҗасыннан алынган

2016 елның 8 аенда Әлмәт муниципаль районында спиртлы продукция эчеп агулануның 26 очрагы булган. Шуның җидесе үлем-китем белән тәмамланган


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International