ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2010 ел
дүшәмбе
Хәзер   алкоголь продукциясен  төнлә белән,  үз эш графикларыннан тайпылмыйча, ресторан, бар һәм кафелар гына сата ала. Ә менә “закусочный”  һәм “рюмочный” дип аталган  урыннарда кичке уннан иртәнге унга кадәр  алкоголь сатарга  ярамый.  Бүгеннән  Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе  Эчке эшләр Идарәсе һәм Роспотребнадзор  белән берлектә  алкоголь продукциясен төнлә сатуны чикләү турындагы  дәүләт карарының үтәлешен тикшерә башлады.

1
октябрь, 2010 ел
җомга
Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясендә кадерле кунакларны – озак еллар биредә эшләп, лаеклы ялга киткән ветераннарны – кабул иттеләр.  

27
сентябрь, 2010 ел
дүшәмбе
Казанда азык- төлеккә бәяләр шактый түбән. Бу Идел буе федераль округына кергән  башка шәһәрләрдәге азык-төлек бәяләре   белән чагыштырганда аеруча ачык күренә. 

24
сентябрь, 2010 ел
җомга
89 сумнан түбәнрәк бәягә  ярты литр аракы.  Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 23 сентябрьдә “Метро” кибетендә әнә шундый хилафлыкка тап булды.

10
сентябрь, 2010 ел
җомга
Җәй башында Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе  “Яраксызлык вакыты” (“Срок НЕгодности”) акциясе игълан иткән иде. Бу көннәрдә әлеге чарага йомгак ясалды.

27
август, 2010 ел
җомга
Күп еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы сәнәгате һәм икътисады үсешенә зур өлеш керткәне өчен “Республиканың  бәйсез экспертиза һәм кулланучы базарын күзәтү үзәге” җитәкчесе Казаков Алексей Николаевич Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

23
август, 2010 ел
дүшәмбе
Узган җомгада  Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясенә  НТВ каналының иҗат  төркеме килеп төште. 

19
август, 2010 ел
пәнҗешәмбе
 

Кулану вакыты чыккан бер әрҗә атланмай, кондитер эшләнмәләре, 20 шешә   эчәргә яраксыз минерал су  һәм  битләре ертып алынган “Шикаять һәм тәкъдимнәр китабы”.   Эсперанто урамында урнашкан кибетләрнең берсендә узган чираттагы тикшерү вакытында Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре әнә шундый хилафлыкларга тап булды.


10
август, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясендә 11 хезмәткәр  аттестация узды. Махсус комиссия аларның биләгән хезмәт  урыннарына һәм вазыйфаларына туры килү дәрәҗәсен бәяләде. 

2
август, 2010 ел
дүшәмбе
 Узган атна ахырында  Татарстанның  Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре   Яшел Үзән-Казан юлында   законсыз рәвештә аракы сатучыларга тап булды.   Әйшә авылы янында урнашкан “ Юлдаш” кибетендә  халыкка   автомобиль запчастьлары белән бергә алкоголь продукциясе  дә тәкъдим ителгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International