Илебездә октябрь аенда, ихтирам йөзеннән, өлкәннәр декадасы үткәрелә. Өлкәннәр декадасы кысаларында һәм хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат җиткерү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова «Тәтеш балкышы» үзәгендә консультация өстәле оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Әлки районының Базарлы Матак авылындагы азык-төлек кибетләренең берсендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча муниципаль районының Наласа авылында яшәүчеләр белән очрашу үткәрделәр.
Узган ялларда Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» дип аталган Бөтенроссия акциясе узды. Акция «Экология» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы консультанты чәчтарашханә хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар оештырды.
Халыкара өлкәннәр көненең төп максаты - балаларга үзләренең әти-әниләрен, туганнарын, якыннарын искә төшерү, күршеләре турында кайгыртучанлык күрсәтү, шулай ук сорарга оялырга мөмкин булганнарга ярдәм кулы сузу. Бу безнең тормышыбызга һәм тулаем җәмгыятебезгә зур өлеш керткән өлкән яшьтәге кешеләргә рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны күрсәтә торган чор.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Балтач муниципаль районының «Наз» үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр белән әңгәмә үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында «МОКИ» сәүдә-күңел ачу үзәгендә консультация өстәле оештырдылар.
2024 елның октябрь башында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре җирлек башлыгы Фаил Шәфигуллин белән бергә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Сатыш авыл җирлеге гражданнары белән очрашу үткәрделәр.
Өлкәннәр көне өлкән буынның хәленә игътибар итәргә, өченче буын кешеләренең ихтыяҗларына һәм проблемаларына игътибар бирүнең, аларга иҗат итү һәм ял итү өчен шартлар тудыруның мөһимлеген искә төшерергә тиеш.