ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2023 ел
җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең бер барында җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 19 шешә (10,4 л) тәшкил итә.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Грамоталы кулланучы» акциясен дәвам итеп, Мамадыш шәһәре кулланучылары белән очраштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Кукмара РПК сәүдә объектында сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату кагыйдәләре аңлатылды. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре халыкның куллану белемен арттыруга юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрү өчен ай саен ведомство карамагындагы районнарга чыгалар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районында урнашкан «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә олы яшьтәге кешеләр белән очрашу оештырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 13 июлендә Әлки муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокукны куллану һәм административ практика нәтиҗәләре буенча ачык фикер алышу үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов үткәрде.

Тэги: ачык тыңлаулар

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе алдында куелган бурычларны үтәү максатларында Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан даими рәвештә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалауга һәм кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Бу юлы белгечләр «Оптика» салоны хезмәткәрләре өчен семинар оештырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин Саба районының Олы Нырты авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнар өчен күчмә кабул итү оештырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Алабуга муниципаль районының «Титан» ҖЧҖ кибетендә кулланучылар өчен семинар үткәрделәр. Чара кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы «Ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының шул ук төп куллану үзлекләренә ия булган товарны ремонтлау яки алыштыру чорына түләүсез бирү турындагы таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген раслау турында»гы Законына үзгәрешләр кертү хакында мәгълүмат җиткерелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында сәүдә объектында профилактик визит үткәрделәр.

Тэги: профилактик визит

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International