ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 24 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече, Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты белгече белән берлектә, «Строй Мастер» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә очрашу оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Җиһаз сатып алу процессы шактый озак һәм четерекле генә түгел, кыйммәт тә. Статистика буенча, җиһаз сатып алуга чыгымнар урта статистик гаилә чыгымнары арасында өченче урынны алып тора. Сатып алына торган җиһазларга чыгымнарның әһәмиятен, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Россия законнары үзенчәлеген исәпкә алып, җиһаз сатып алуның кайбер кагыйдәләрен белергә һәм мөмкин булганча сатып алучыларны хаталардан кисәтергә кирәк.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» дәүләт программасының «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» подпрограммасына кушымтаның 2.1 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, ел саен гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау » темасы буенча республика Олимпиадасын оештыра.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

24
август, 2022 ел
чәршәмбе

24 августта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Мөслим авылында хуҗалык итүче субъектка карата профилактик визит үткәрде.

Профилактик визит  - ул контрольлек итүче затның эшчәнлек алып бару урыны буенча яки видеоконференцэлемтә аша әңгәмә рәвешендә дәүләт контроле органы үткәрә торган чара төре.

Тэги: кулланучылар хокукларын яклауны бозуны профилактикалау

2022 елның 23 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы территориясендә булып кайтты.

Хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар белән хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый белемен һәм халыкка мәгълүмат җиткерүне арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының тайпылышсыз үтәлеше сатып алучы белән сатучы арасындагы мөнәсәбәтләрне уңышлы җайга салуның нигезе булып тора, аның нигезендә һәр кулланучы товарның тормышы, сәламәтлеге һәм мөлкәте өчен куркынычсыз, товарны кире кайтаруга яки аны алыштыруга, сыйфатсыз товар белән бәйле чыгымнарны компенсацияләүгә, шулай ук әлеге закон бирә торган башка гарантияләргә хокуклы.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Түбән Кама шәһәре кибетләренең берсендә хәмер эчемлекләрен тыелган сәгатьләрдә сатулары турында гариза килде. Мөрәҗәгать итүченең бар эшләвен раслаучы видеосы һәм чегы да бар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре 2022 елның 24 августында 07 сәгать 40 минутта үткәргән күчмә тикшерү барышында, бу кибеттә алкогольле продукция сату факты билгеләнмәгән. Шуның белән бергә сәүдә объекты эшли. Эш режимы турында мәгълүмат юк иде. Алкогольле продукция витриналарга һәм суыткыч җиһазларына куелган, бәяләре күрсәтелгән. Алкогольле продукциянең сату өчен билгеләнмәгәнлеге турында мәгълүмат юк, моны фото һәм видеоязма материаллары раслый.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итүчеләр белән очрашу үткәрде. Очрашу «сорау - җавап» форматында узды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

23
август, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2022 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә, Биектау муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами чара уздырылачак.

Тэги: ачык тыңлаулар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International