ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 10 августында Теләче муниципаль районының Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды. 

Тэги: гражданнарны кабул итү

Агымдагы елның август аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Тукай муниципаль районының күп функцияле үзәге хезмәткәрләре һәм килүчеләре өчен түгәрәк өстәл үткәрде. Әлеге чаралар «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасын үтәү йөзеннән үткәрелә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

Балны, билгеле булганча, умарта кортлары үсемлекләр нектарыннан җитештерәләр. Кайчагында бал өлгермәгән була. Мондый продуктта бик күп дым һәм ул шуңа күрә тиз зчеп чыгат. Өлгермәгән балның саклаганда ике катлам барлыкка килә: аскы өлеше кристаллана к, ә югары өлеше – сиропка охшаш. Өлгермәгән балны сату өчен, намуссыз умартачылар аны 80 градуска  кадәр җылыталар. Мондый бал азык-төлек катнашмасына әверелә һәм барлык файдалы матдәләрен, шул исәптән төп фермент – диастазын югалта.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау бал

Коррупциягә каршы пропаганда максатында физик һәм юридик затларның коррупцион хокук бозулар өчен җаваплылыгы турында мәгълүмат җиткерәбез.

Россия Федерациясе гражданнары, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар коррупциячел хокук бозулар кылган өчен Россия Федерациясе законнары нигезендә җинаять, административ, гражданлык-хокукый һәм дисциплинар җаваплылык тоталар.

Тэги: коррупциягә каршы тору

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш шәһәренең «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән буын вәкилләре белән очрашу үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның 9 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова алкогольле продукция сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсе мәсьәләләре буенча Балтач муниципаль районының Сосна авылында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

9
август, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша шәхси эшмәкәр С. сыйфатсыз азык-төлек булмаган товар өчен кулланучыга акчаны кире кайтару өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турында законга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның  9 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач ш.т. б. урнашкан «Каймак» кибетендә «Арча» ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Җәйге сменаларда катнашучы мәктәп укучылары өчен Татарстан лагерьларында быел «Цифрлар дәресләре» узачак. Дәресләр җәй айлары белән генә чикләнмәячәк.

1-11 сыйныф укучылары ай саен актуаль ИТ-темалар буенча фикер алышалар. Дәресләр 260 меңнән артык укучы өчен 1400 мәктәптә узачак һәм Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган.

Тэги: Цифрлаштыру елы цифрлар дәресләре

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре районның сәүдә объектларында консультация характерындагы күчмә чаралар үткәрде, аларның төп максаты - кулланучылар белән бәхәсле мөнәсәбәтләрдә эшмәкәрләрнең хокукларын һәм бурычларын аңлатудан гыйбарәт иде. Белгечләр аңлатканча, кулланучылар хокукларын яклау турында закон сатучы белән клиент арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга сала һәм кулланучыларның бозылган хокукларын торгызу механизмы булып тора.

Тэги: Кулланучы почмагы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International