2022 елның беренче кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы буенча алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату күләмнәрен (республика продукциясенә басым белән) киметү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия эшендә катнашты.
2022 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре Түбән Кама муниципаль районының «Балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең структур бүлекчәсендә кулланучылар һәм хезмәтләр күрсәтүчеләр өчен күчмә консультация үткәрде. Уку йорты укытучылары көнкүрештә гадәти кулланучылар булып санала, ә түләүле белем бирү хезмәтләрен башкаручылар өчен бирелгән мәгълүмат икеләтә файдалы булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә Лениногорск шәһәрендә яшәүче бер ир-ат мөрәҗәгать итте. «К» кибетендә ул 36000 сумлык мотоблок сатып алган. Кибеттә инструментның төзеклеге тикшерелгән, ул эшли торган була. Әмма сатып алу уңышлы булып чыкмаган, сатып алганнан соң, мотоблок эшләми башлый.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре шәһәр халкы белән очрашуларны дәвам итә. Чираттагы очрашу «Изгелек» инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән узды. Үзәктә Яр Чаллы, Тукай, Минзәлә, Актаныш муниципаль районнарында яшәүчеләр ял итә. Тернәкләндерү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үз сәламәтлекләрен ныгыталар. Чарада белгечләр ял итүчеләрне 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән таныштырдылар. Законның төп маддәләрен аңлаттылар, сорауларга җавап бирделәр.
2022 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече кулланучылар өчен «Магнит» кибетендә консультация өстәле һәм сәүдә хезмәткәрләре өчен семинар-укулар оештырды.
Кибет хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре буенча аңлатмалар бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районы КФҮ ДБУ филиалының консультация пунктында гражданнарны кабул итте. Гражданнарны кабул итү кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нигезендә куллану белемен арттыру белән бәйле.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка М. сатучының сыйфатсыз товарга экспертиза үткәрү тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Товарда дефектлар ачыкланганнан соң, кимчелекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында сатучы белән кулланучы арасында бәхәсле хәл килеп чыккан. Сатучы раслаганча, товарда җитешсезлекләр товарны сатып алучыга тапшырганнан соң, ягъни аның гаебе белән килеп чыккан. Кулланучы моның белән килешми. Территориаль орган белгече бу мәсьәлә буенча аңлатма бирде.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү максатларында мәгълүмати-агарту эшенең төп юнәлешләренең берсе булып эшмәкәрлек субъектларының хокукый белемен күтәрү тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, кулланучылар хокукларын танучы һәм үтәүче намуслы эшмәкәрлек корпусын формалаштыру максатыннан чыгып, Саба муниципаль районының сәүдә объектларында даими рәвештә семинарлар, түгәрәк өстәлләр, эшмәкәрләр өчен кулланучылар хокукларын яклау турында закон мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы урынбасары хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, җирле үзидарә органнары белгечләренең очрашулары халыкны кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча агарту эшендә зур әһәмияткә ия. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру эше контрольдә тотучы органнарга да, халыкка аеруча якын булган җирле үзидарә органнарына да бертигез дәрәҗәдә йөкләнгән.