Көн саен, кибетләрдән сатып алганда, төрле хезмәтләрдән (медицина, торак-коммуналь, белем бирү һ.б.) файдаланып, эшләр башкару турында килешүләр төзегәндә, без барыбыз да кулланучы булуыбызны истә тотарга кирәк. Шуңа күрә үз хокукларыңны белү һәм алардан файдалана белү мөһим.
2021 елның 4 маенда, Казан территориаль органына караган Питрәч муниципаль районына чыгу кысаларында, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре кулланучылар белемен, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.
2021 елның 4 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Саха (Якутия) Республикасының Эшкуарлык, сәүдә һәм туризм министры Ирина Высоких белән очрашты. Очрашу Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Татарстан Республикасында Саха (Якутия) Республикасы Көннәре» кысаларында узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы Биектау районының Камай авылы янында урнашкан Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгында булды.
«Күннән эшләнгән туфлилар сатып алдым, тик алар йөргәндә бик нык Шыгырдыйлар. Мин үземне «Здравствуйте, я ваша тетя!» фильмындагы Донна Роза итеп тоям. Бу очракта миңа нишләргә?» Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче ханым Яр Чаллы территориаль органына шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итү белән бәйле рәвештә контроль чара үткәрде. Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлеге кибетендә белгечләр хосусый эшмәкәрнең БДАМСта теркәлмичә, товар-транспорт накладнойлары һәм сатучының аларга карата белешмәләрсез генә сыра сатуын ачыклаган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданин В. сатучыга гарантия ремонтына бирелгән кәрәзле телефоны зарарлануга бәйле бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.
2021 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Алабуга шәһәрендә һәм Алабуга районы буенча алкогольле продукцияне сату турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
2021 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар белемен, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар сериясен үткәрде.