ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Штраф санкцияләренә карамастан, шәһәрнең шәхси эшмәкәрләре төнлә сыра сатуны дәвам итә. Шулай итеп, 2021 елның 2 июнендә Яр Чаллы шәһәренең «Светлое и темное» челтәре кибетләренең берсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чарасы үткәрү барышында алкогольле продукцияне сату вакытын закон нигезендә чикләү чорында сыраны ваклап сату факты ачыкланды.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 2021 елның 3 июнендә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында Тукай районының «Дубрава» бакчачылык ширкәте территориясендә урнашкан «У дачи» кибетендә законда тыелган вакытта сыра сату факты ачыкланды.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

2021 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Полянка авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Җәйнең беренче көненә туры килә торган Балаларны яклау көне - халыкара бәйрәмнәрнең берсе, аны бөтен дөньяда 1950 елдан бирле билгеләп үтәләр. Аны үткәрү турындагы карар Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясе тарафыннан 1949 елның ноябрендә махсус сессиядә кабул ителде. БМО бу инициативаны хуплады һәм балаларның хокукларын, тормышын һәм сәламәтлеген саклауны үз эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип игълан итте.

Тэги: пластикка юк

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әтнә муниципаль районының КФҮнә килүчеләр өчен чираттагы планлы чара үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

01.06.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Азино – 2» универсамы һәм «Азалия» сәүдә комплексы предприятиеләрендә кулланучылар өчен кизү торулар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Алабуга муниципаль районының «Чебурашка» паркы территориясендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды.

Бу беренче җәйге бәйрәм һәрбер баланың бәхетле балачагын тәэмин итү өчен җаваплылык турында искә төшерә.

Тэги: Балаларны яклау көне

01.06.21 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Азино – 2» универсамы һәм Пионерская – Академик Кирпичников урамнары буенча урнашкан сәүдә рәтләре хезмәткәрләре өчен семинарлар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Росалкогольрегулирование хәбәр иткәнчә, 2021 елның 2 июненнән БДАМСта №3 версиясе форматында җибәрелгән товар-транспорт накладнойларын теркәүгә гаризалар кабул итү туктатылачак. Әлеге гаризаны теркәү өчен №4 версиясе форматындагы гаризаларны кулланырга кирәк.

Тэги: БДАМС

1 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Казан шәһәре Идел буе районы ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен чын бәйрәм оештырдылар. 

Тэги: Балаларны яклау көне

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International