ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 1 июнендә, Питрәч муниципаль районының Шигали авыл җирлегендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова халыкның кулланучылар белеменн арттыру мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхси күчмә кабул итү үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау күчмә кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләренең Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хезмәт ветераннары өчен пансионаттта ял итүчеләр белән очрашулары дәвам итә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Әлмәт территориаль органында Zoom элемтә платформасы аша барлык район белгечләрен тоташтырып, хезмәт әзерлеге буенча дәрес үткәрелде.

Алкогольле продукцияне, шул исәптән сыраны сатуга кагылышлы мәсьәләләр каралды; территориаль орган хезмәткәрләре эшчәнлегендә барлыкка килергә мөмкин булган коррупциоген хәлләр исемлеге, аларны минимальләштерү ысуллары, территориаль орган хезмәткәрләре тарафыннан коррупциягә каршы үз-үзеңне тоту стандартын үтәү каралды.

Тэги: Хезмәт әзерлеге

«Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт Мәгълүмат Системасына Түбән Камада сыра сәүдә нокталарының берсендә 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль законны бозып алкогольле һәм спиртлы продукция сату башкарыла, дип хәбәр килде. 

Тэги: фанфуриклар

31
май, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы И. сатучының гамәлләренә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте. Сатучы кулланучының сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару турындагы таләбен үтәүдән баш тарткан. Бакчаны эшкәртү өчен кулланучы кибеттә мотокультиватор сатып алган, әмма берничә көннән соң двигатель эшләүдән туктаган. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

28
май, 2021 ел
җомга

2021 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова катнашында(ВКС режимында)  2021 елның 4 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Тэги: МВК утырышы

Социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләренә бәяләрнең нигезсез үсүен булдырмау һәм эчке базардагы хәлне тотрыкландыру максатыннан, белгеч тарафыннан Минзәлә районында бәяләрне нигезсез арттыруны тоткарлауга юнәлдерелгән мониторинглар даими үткәрелә. Мониторинг азык-төлек товарларының барлык төркемнәре буенча үткәрелә һәм көндәлек (даими) ихтыяҗ булган 180 төр товарны үз эченә ала.

Тэги: бәяләргә мониторинг

Товарның сатып алу бәясен тигез дәрәҗәдә киметү турындагы таләпне товарның җитешсезлеге белән сатылуы, әмма бу аны тиешенчә кулланырга комачауламавы очракларында куярга мөмкин. Үз чиратында, бәяләү күләме яклар килешүе белән билгеләнә, килешү төзелмәгән очракта, кулланучы судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына ярдәм сорап авыл җирендә яшәүче 2 төркем инвалид Х. мөрәҗәгать итте. 2020 елның февралендә ул Чистай шәһәре кассасында Кырымга очу өчен авиабилет сатып ала. Очыш июнь аенда булырга тиеш булган. Әмма пандемия аркасында рейсны гамәлдән чыгарганнар. Шул уңайдан ул 2021 елның көзендә ниятләнгән сәяхәткә барырга карар кыла. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итү сәбәпле, Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлеге кибетләренең берсендә контрольлек чарасы үткәрде, анда, чыннан да, алкогольле продукция сату кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды. Әйләнештә озату документларыннан башка, БДАМСны исәпкә алмыйча, алкогольле продукция (сыра), шулай ук яраклылык срогы чыккан азык-төлек продукциясен (сыра) саклау һәм сату факты расланды.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International