ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

03.03.2021 елда «Тургай » кибетендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан кулланучылар һәм кибет директоры белән очрашу оештырылды. Әлеге очрашу Татарстан Республикасында игълан ителгән «Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы» кысаларында үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Хөрмәтле Казан халкы!

2021 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, «Казан шәһәре Кулланучылар базары комитеты» МКУ хезмәткәрләре белән берлектә, Казан шәһәре, Авангард урамы, 74 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы КФҮ филиалында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар мәсьәләләре буенча дежур торачаклар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

3
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мәгълүматны тикшерү кысаларында, Түбән Кама кибетләренең берсендә яраклылык вакыты чыккан, товар озату документларыннан башка, шулай ук БДАМС кулланмыйча сыра сату факты билгеләнде. 89,1 литр сыра тартып алынды. Шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст.2 ө., 14.33 ст.2 ө. һәм 14.19 ст. буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен чакырылган.

Тэги: куллану вакыты чыккан сыра

2021 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова, Лаеш муниципаль районының Пелево авылында халыкның кулланучылар аң-белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси күчмә кабул итү үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләрен өйрәнү, хокукый культура формалаштыру һәм бу юнәлештә гомуми белем бирү учреждениеләренең эшен активлаштыру максатыннан чыгып, укучылар арасында агарту эшләре алып бара. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Әгерҗе муниципаль районында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Баженова О.А. рәислегендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Тэги: МВК утырышы

2021 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегеннән материаллар алып, Яшел Үзән эшмәкәренә карата товар-озату документларыннан башка гына маркировкаланмаган алкогольле продукцияне законсыз сату факты буенча административ хокук бозу турында эш кузгатты.

Әлмәттә ЮВТ-24 телеканалы эшли башлады - асылда «Әлмәт ТВ» җирле телеканалы, Баулы, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә һәм Зәйне үз эченә алган региональ телевидение. ЮВТ-24 җитәкчесе Людмила Воронина сүзләренә караганда, каналның потенциаль аудиториясе 470 мең кеше тәшкил итә.

02.03.2021 Яр Чаллы шәһәренең 15 нче балалар иҗаты Йорты базасында 14-18 яшьлек укучылар өчен шигырь укучылар конкурсы узды. Әлеге бәйге Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде. Рус милләтеннән булган балалар татар телендә шигырьләр сөйләделәр. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре дә катнашты. Белгечләрнең шәһәрнең барлык мәктәпләреннән җыелган укучылар белән очрашуы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган иде. Очрашу ике телдә - рус һәм татар телләрендә үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукларын яклау көне

2
март, 2021 ел
сишәмбе

2011 елның 2 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Эдельвейс» ТК АҖ кибете хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International