ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2021 ел
җомга

Лениногорск шәһәренең «Мәдәният сарае» МБУДӘ Лениногорск шәһәре халкы һәм кунаклары өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә җирле җитештерүчеләрнең товарлары куелган иде. «Торос Молоко» сөт комбинаты сөт продуктлары (сөт, кефир, май, эремчек, сыр, ряженка һ.б.) белән таныштырды. Лениногорск кошчылык фабрикасы үз сатып алучыларына 35 граммлы өченче категорияле йомыркадан алып, 75 граммлы югары категорияле йомыркага кадәр, минималь саклау вакыты 7 көн булган диетик йомырка тәкъдим итте. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре 03.03.20021. көнне Яшел Үзән районы территориясендә ике кибетне карау барышында яраклылык вакыты чыккан, товар озату документларыннан башка гына алкогольле продукция сату, исәпкә алу тәртибен (БДАМС) бозу очракларын ачыклады. Барлыгы 40,35 л күләмендә алкогольле продукция хуҗасыннан алынды. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Россия - йөздән артык халык вәкилләре яши торган күпмилләтле дәүләт. Һәр халыкның үз теле, үз гореф-гадәтләре, үз мәдәнияте бар, ләкин шул ук вакытта барлык кешеләрнең дә уртаклыгы бар – алар барысы да тынычлыкта яшәргә, шатланырга, көләргә, бер-берсе белән дуслашырга һәм очрашырга тели. Безнең барыбызның да бер Ватан - Россия. Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 ел Татарстан Республикасында «Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы» дип игълан ителде.

Тэги: халыклар дуслыгы

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 26 декабрендәге 1969-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә оештыру комитеты тарафыннан 2021 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика бәйгесен үткәрү турында Карар кабул ителде.

Биектау районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында комиссия эшчәнлегенә йомгак ясалды. Иң актуаль мәсьәләләр каралды. Мәсәлән, лицензияләнгән сәүдә объектлары булмаган ерак торак пунктларга чыгып сәүдә итүне оештыру мәсьәләсе.

2021 елның 3 мартында Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы администрациясендә ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова, Федераль салым хезмәтенең 3 нче һәм 5 нче МРИ хезмәткәрләре, суд приставлары хезмәтенең район бүлекләре һәм «Савиново» 6 нчы полиция бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

Тэги: МВК утырышы

2021 елның 3 мартында, ВКС режимында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы территориясендә 2020 ел һәм 2021 елның гыйнвар ае йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Тэги: МВК утырышы

03.03.21. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге хезмәткәре «Казан ярминкәсе» ААҖ территориясендә («Мода һәм текстиль» күргәзмәсе) консультация пункты оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Халык контроле» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кергән гаризаны карап тикшерү кысаларында «Автоградбанк» җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләре сату факты ачыкланды.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге эшчәнлегенең бер юнәлеше булып ай саен бәяләр мониторингы үткәрү тора.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International