24.02.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Казан шәһәренең үзәк базары» ААҖ территориясендә дежурлык үткәрде. (Адрес: Казан шәһәре, М. Межлаук ур., 13).
Тәҗрибә күрсәткәнчә, кулланучыларның күбесе озак файдаланудагы товарны ремонтлау чорында кулланучының сатучыдан куллануга шундый ук товарны таләп итү хокукын белми.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 20 статьясындагы 2 пункты нигезендә, сатучы, кулланучы тарафыннан җитешсезлекләрне бетерү таләбе куелганда, ремонт чорында шудый ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны үз хисабына илтеп җиткерүне тәэмин итеп, өч көн эчендә кулланучыга бушлай бирергә тиеш.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Александр Кранатов К(И)ФУның 3 курс студентлары-логистлар белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында законны гамәли куллану» темасына семинар үткәрде.
Керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең вазыйфасы булып тора.
Соңгы вакытта без коррупциягә каршы көрәш турында күп төрле хәбәрләр ишетәбез. Коррупциягә каршы көрәш безнең дәүләт эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булды һәм шулай булып кала да.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез контрольлек (күзәтчелек) чарасы кысаларында, 2021 елның 19 февралендә стационар булмаган сәүдә объектында алкогольле продукция сату фактын ачыклады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Казан шәһәре кибетендә үлчәме буенча туры килмәгән җиңел автомобиль өчен трансмиссия подшипнигы сатып алган ир-ат мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә, подшипникны сервис үзәгендә урнаштырырга омтылу нәтиҗәсендә, аның утырту оясына зурлыгы туры килмәвен ачыклаганнар.
Хөрмәтле ир-атлар!
Сезне чын күңелдән батырлык бәйрәме - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Сезгә һәрвакыт Ватаныбызның ышанычлы һәм тугры сакчылары булып калуыгызны, гаиләгезне һәм кадерле кешеләрегезне яклавыгызны телим! Шулай ук нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, оптимизм һәм тормышта мөһим булган барлык теләкләрне дә телим!
Ихтирам белән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында 2020 елгы эш йомгаклары буенча хисап киңәшмәсе уздырылды. Читтән тору (видеоэлемтә) режимында узган киңәшмәдә территориаль орган кураторы Татьяна Хәбибуллина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова катнашты.
Коррупция - безнең дәүләт үсешенең төп тоткарлыгы гына түгел, ә милли куркынычсызлыкка да яный. Бу факт ил президенты һәм хөкүмәте дәрәҗәсендә танылды.
2021 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегендә дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен коррупциягә каршы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча белем бирү семинары булып узды.