2020 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Буа районы Башлыгы Р.Р. Камартдинов катнашында Буа муниципаль районында Этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
2020 елның декабрендә спирт һәм алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше күләмнәре турында мәгълүматларны кабул итү автоматлаштырылган рәвештә 2021 елның 1 гыйнварыннан 15 гыйнварына кадәр башкарылачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, халыкның хокукый белемен арттыру, кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны куллану күнекмәләрен ныгыту максатыннан чыгып, Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүчеләр өчен чаралар комплексы үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Наталья Платонова Лениногорск шәһәренең 12 нче номерлы мәктәп-лицееның 8 сыйныф укучылары өчен «Үз белемеңне тикшер» дигән темага дәрес-викторина үткәрде. Дәреснең максаты - конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен алынган белемнәрне куллану сәләтен үстерү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итүчеләр белән очрашу үткәрде. Очрашу яңа ел алдыннан, «Законны бергәләп өйрәнү күңеллерәк» дигән девиз астында оештырылды.
«Дәүләт тарафынан Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген җайга салуы нигезләре турында» Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәте беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләренә рөхсәт ителгән ваклап сату бәяләрен һәм беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының рөхсәт ителгән иң чик күләмнәрен билгеләү Кагыйдәләрен һәм аларга карата ваклап сату бәяләре билгеләнергә мөмкин булган аерым төрләре исемлеген раслады (РФ Хөкүмәтенең 15.07.2010 ел, №530 карары). Товарлар исемлегенә 24 төрдәге азык-төлек керә.
Шундый девиз астында, 2020 елның 16 декабрендә Балтач районының Балтач ш.т.б. «Бәхет» ҖЧҖнең «Бәхет» сәүдә объектында икмәк һәм кондитер эшләнмәләре күргәзмәсе-презентациясе үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Балык Бистәсе районына барып кайтты.
Районда булу дәвамында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү һәм мәгълүмат бирү максатыннан чаралар комплексы үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, халык арасында социаль-икътисадый сәясәтнең иң кирәкле юнәлешләрен билгеләү максатыннан, «Милли максатларга ирешү юллары» темасына Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк үткәргән сораштыру турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләрен, территориаль органнар хезмәткәрләрен һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләрен әлеге сылтама буенча сораштыруны үтүегезне сорыйбыз:
https://ac.gov.ru/news/page/puti-dostizenia-nacionalnyh-celej-razvitia-26788
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль органы баш белгеч-эксперты Ләйсән Морадымова «Лениногорск политехник көллияте» ДАҺБУ студентлары өчен Zoom режимында лекция укыды. Сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Наталья Платонова җавап бирде.