Барлык гражданнар да пассив керем алу мөмкинлеге белән кызыксыналар. Әмма еш кына «күп миллионлы табыш» һәм «фантастик табыш» вәгъдә итүче компанияләр мошенник схемалар белән эш итә. Үз-үзеңне моннан ничек сакларга һәм мошенникларның корбаны булмаудан ничек сакланырга?
Эшлекле климатны яхшырту һәм контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан административ басымны киметү максатларында «Тикшерелгән бизнес» интернет-порталында «Кире элемтә модуле» интерактив сервисы эшли башлады.
Мандаринсыз нинди Яңа ел булсын! Аларны, үзләренең матурлыклары һәм сусыллыгы белән кар пейзажлары фонында аерылып торсыннар һәм бәйрәм кәефе тудырсыннар өчен махсус уйлап тапканнар кебек. Без бу кояшлы җимешне һәрвакыт яңа ел символы дип санарга күнеккәнбез. Бу кызгылт-җимешләрне бүләкләргә салалар, алар яңа ел интерьерларын, йорт һәм офисларны бизи. Исе генә дә бездә яңа ел могҗизаларын көтәргә этәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләренә Олы Әтнә авылындагы «Затлы» сәүдә үзәгендә кизү тору барышында гражданнардан сорау керде. Кулланучы Г.га бирелгән җавап күпләрне кызыксындырырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы Интернет аша сатып алынган сыйфатлы чыбыксыз колакчыннар өчен акчаны кире кайтаруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Товарны алганнан соң, аның техник характеристикалары кулланучыны канәгатьләндермәгәне ачыкланган. Сатып алучы сыйфатлы товарны сатучыга кире кайтарырга мөмкин икәнлеген белә, тик сатучы Мәскәүдә булганлыктан, аны мөстәкыйль рәвештә кире кайтару кыен булыр дип уйлый.
10.12.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече, хезмәткәрләрне кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәгълүмат белән таныштыру максатыннан чыгып, Биектау муниципаль районының «Вертикаль» ҖЧҖ сәүдә оешмасында булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль–инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов Саба районы Яулаштау авыл җирлеге бинасында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр.
2020 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Казан шәһәренең Үзәк китапханәсендә чара үткәрде.
Катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка К. кредитка смартфон сатып алу һәм товар ватылгач китерелгән зыяннан комплекслы яклауны иминиятләштерү шартнамәсе төзүгә бәйле ситуациядә гаделлекне торгызуда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Теләче муниципаль районы Баландыш авылында территориаль орган компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте. Гражданнарны кабул итү кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нигезендә, кулланучылар белемен арттыру белән бәйле.