Мәрхәмәтлек айлыгы кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән план нигезендә, Арча муниципаль районының Яңа Кенәр авылында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном учреждениесендә өлкәннәр өчен чара оештырылды һәм үткәрелде. Үзәкнең өлкән яшьтәге ял итүчеләре кулланучылар хокукларын яклау буенча чарада катнашты.
2020 елның 1 октябрендә, Өлкәннәр декадасы кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатучы «Форсат» сәүдә объектында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, сатучылар һәм эшкуар өчен укулар үткәрде.
Россиядә өлкәннәр көне, РФ Югары Советы Президиумы карары нигезендә, 1992 елның 1 октябрендә кертелде. Өлкәннәр көне - ул тормышның үзенчәлекле мизгеле, бу көнне барлык изге сүзләр һәм матур теләкләр зур тормыш юлы үткән кешеләргә юллана.
Барлык шәһәр һәм районнарда өлкән яшьтәге кешеләр декадасы старт алды. Беренче октябрь алар өчен календарь дата гына түгел: аларның һәркайсы бу көнне игътибар һәм кайгыртучанлык тоярга тели. Асылда, бу яшь буынның игътибарын өлкән буын кешеләренә җәлеп итү өчен тагын бер сәбәп. Традиция буенча, 1 октябрь көнне төрле чаралар үткәрелә. Предприятие һәм оешмалар, шулай ук уку йортлары үз пенсионерлары өчен чын бәйрәм әзерлиләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы коллективы 23 ел дәвамында шәһәрнең һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнаша, коллектив тарафыннан кертелгән күпьеллык традицияләрне үти.
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле дуслар!
Һәркем өлкәннәргә ярдәм итәргә һәм аларны хөрмәт итәргә кирәклеген истә тотарга тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе ветераннарын һәм пенсионерларын өлкәннәр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сез бу тормыш турында бик күп беләсез. Сез яшь буынны күп нәрсәгә өйрәтә аласыз. Сезнең ак чәчләрегез чиксез зирәклек, бәһасез тәҗрибә, зур белемле булу билгесе. Сезгә озын һәм бәхетле гомер телим! Тормышыгыз сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм кайгыртучанлык белән тулып торсын!
Быел дөнья 30 нчы Өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу датаның төп максаты –бөтен планетада яшәүчеләрнең игътибарын өлкән яшьтәге кешеләр очраша торган проблемаларга һәм кыенлыкларга юнәлтү, картлык актив тормыш өчен киртә түгел дигән уртак идеяне формалаштыру.
Ихтирам белән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе каршындагы коррупциягә каршы тору Комиссиясе утырышы булды. Комиссия әгъзаларыннан тыш, утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре дә катнашты. Җыелучылар алдында кереш сүз белән комиссия рәисе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады. Алга таба көн тәртибенә куелган сораулар буенча фикер алышуга күчтеләр.
«Халык контроле» ДМС эше турында, район хуҗалыкларында һәм сәүдә объектларында фальсификацияләнгән алкогольле продукция сату фактлары турында хәбәрләрне урнаштыру өлешендә, массакүләм мәгълүмат чараларында даими яктыртылып тора. Халыктан алкоголь базары өлкәсендә закон бозу очраклары турында даими мөрәҗәгатьләр килә, алар буенча контроль чаралары үткәрелә.
Әгерҗе муниципаль районында район башлыгы А.Р. Вәлиев рәислегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Ж. Ю. Әхмәтханов катнашында (ZOOM режимында) этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Кукмара районындагы «Юмарт» СК ҖЧҖендә җиләк-җимеш сатучы эшмәкәр өчен укулар үткәрде.