Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә "Ышаныч телефоны” эшли: +7 (987) 296-68-93. Күрсәтелгән номер буенча республикада яшәүчеләр әзерләнә торган, кылынган яки кылына торган коррупция юнәлешендәге җинаятьләр, вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану фактлары, дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликты, дәүләт хезмәте белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне үтәмәү фактлары турында хәбәр итә алалар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Локомотив» ҖЧҖнең хуҗалык итүче субъекты сатучылары өчен семинарлар үткәрде.
Чара кысаларында кулланучылар һәм сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау, гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.
2020 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллин һәм Арча муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге начальнигы Гүзәл Галимуллина Арча районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесе филиалында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, уртак чара үткәрделәр. Чараның төп максаты - гражданнарны әлеге закон белән таныштыру.
Яр Чаллыда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Алар шимбә көннәрендә өч мәйданчыкта уза. Ярминкәләрдә авыл кешеләре, җирле товар җитештерүчеләр, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары һәм һәвәскәр бакчачылар катнаша.
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Чаллы шәһәренең «Көньяк» Агросәнәгать паркының ярминкә мәйданчыгында булдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр каршылыгы һәм аны җайга салу ысуллары» темасына лекция узды.
Апас районында ВКС режимында Башкарма комитет җитәкчесе А.А. Тугушев рәислегендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча район ведомствоара комиссиясе утырышы булып узды, утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашты (ZOOM режимында).
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының «Йолдыз урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУнең 9 сыйныф укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Чаллы шәһәре үзәгендә урнашкан җәмәгать туклануы предприятиеләренең берсендә контрольлек чаралары үткәрү барышында тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату факты ачыкланды. 44,43 литр күләмендә 45 төрле алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.
2020 елның 26 сентябрендә Арча шәһәрендә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде, анда эре авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр һәм фермерлар катнашты. Чараның төп максаты - халыкка экологик яктан чиста һәм файдалы продукция сатып алу мөмкинлеге бирү.
Ярминкәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы һәм Арча муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре тарафыннан кулланучыларга, эшмәкәрләргә һәм оешмалар вәкилләренә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча уртак киңәшләр бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең структур бүлекчәләре җитәкчеләре белән Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә киңәшмә узды.