ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Хәзерге заманда автомобильләрнең саны чиксез. Шуңа бәйле рәвештә, автомобильләргә хезмәт күрсәтү комплексы да үсә. Мәсәлән, шиномонтажлар. Автомобиль, машина йөртүче һәм аның пассажирларының куркынычсызлыгы күп нәрсәгә, шул исәптән шиналарның торышына да бәйле. Шуңа күрә шиннар дөрес сайланырга, балансировка ясатылырга һәм аларны автомобильгә дөрес урнаштырылырга тиеш, шулай ук хезмәткәрнең һөнәри осталыгы да кешеләр тормышын саклап кала. Шиномонтаж хезмәтләрен күрсәтү өчен заманча югары сыйфатлы җиһазлар һәм профессиональ монтаж инструментлары кирәк.

21.09.202020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыру, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау турында Законның төп нигезләмәләрен искә төшерү максатыннан шәхси эшмәкәр Е.А. Гурьяновның «Хуҗалык товарлары» кибетендә булып сатучылар белән семинар оештырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең муниципальара оператив контроль бүлеге хезмәткәрләре РФ ФИХИнең ТР буенча идарәсе һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә Казан шәһәренең Идел буе районында спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен гамәлгә ашыручы затларга карата контроль чаралар үткәрде.

Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә «Армавир районара даруханәләр базасы» ҖЧҖ җитештергән 17 тонна фармацевтика субстанциясе (95% этанол) законсыз әйләнештән алынды.

Әлеге факт буенча ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ДСУ тарафыннан күздә тотылган оештыручыга карата җинаять эше кузгатылган.

22.09.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Үзәк базар» ААҖ территориясендә дежурлык үткәрде. (Адресы: Казан шәһәре, М. Межлаук ур., 13).


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

18 сентябрьдә Зәй муниципаль районы территориясендә, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары М.И. Захарова рәислегендә, «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Белый Кремль» сыра кайнату заводы сәүдә вәкилләре, авыл җирлекләрендә сәүдә объектлары хуҗалары катнашында Зәй районы территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукция сату өлкәсндә закон бозу очракларын ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. 

Без барыбыз да матур һәм сәламәт булырга телибез. Кулланучылар базары хәзерге вакытта үзеңне тонуста тотар өчен, матур булу өчен бик күп мөмкинлекләр тәкъдим итә. Шундый чараларның берсе - БАДлар (биологик актив өстәмәләр). Нәрсә бу, алар ни дәрәҗәдә файдалы, зыян китермиме? Әйдәгез, бергәләп ачыклык кертик.

2020 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән берлектә Данауровка авылында гражданнарны күчмә кабул итү һәм Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Данауровка авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Теләче урта мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучы хокукларын өйрәнәбез» дигән темага  ZOOM ярдәмендә класстан тыш дәрес үткәрде.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Зөһрә Гыйльметдинова Татарстан Республикасы Арча районы «Смак-Корса урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 8-9 сыйныф укучылары өчен товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү турында дәрес үткәрде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту хокукын гарантияли.

Укучыларның гражданлык позициясен формалаштыру максатыннан, танып-белү эшчәнлеген активлаштыру өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә муниципаль районы Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә 7, 8, 9 сыйныф укучылары өчен класстан тыш дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International