2020 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә муниципаль районының Олы Мәңгәр авылында гражданнарны кабул итте.
2020 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәре, Ш.Усманов урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан «Мәскәү базары» ААҖ территориясендә кизү тору үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган озату документларыннан башка гына сыра сату турында кергән шикаять нигезендә, Тукай районы сәүдә объектларының берсенә барып кайтты. Контроль чара үткәргәндә гаризада күрсәтелгән шикаять расланган. 16,2 литр сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды.
Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.16 ст.2 өлеше, 14.19 ст., 14.45 ст. буенча административ эш кузгатылды.
2020 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Каенлык авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Базар мөнәсәбәтләре барлыкка килү һәм үсеш алганнан бирле кулланучылар хокукларын яклау иң актуаль социаль-икътисади проблемаларның берсе булып тора. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре катнашында, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылында халык белән аңлату эшләре алып барды.
2020 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны шәхсән кабул итте. Килүчеләр этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар бирә һәм компетентлы җаваплар ала алдылар.
15.09.2020 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Чаллы шәһәренең 37нче комплексында урнашкан сәүдә объектында контрольлек чаралары үткәрү барышында, медицина оешмасы белән янәшә урнашкан сәүдә объектында алкогольле продукция (сыра һәм сыра эчемлекләре) сатуда булу факты ачыкланды. 154,29 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ эш кузгатылды.
2020 елның 15 сентябрендә Тәтеш муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны комиссия рәисе, Башкарма комитет җитәкчесе Аркадий Семенычев үткәрде.
21.09.2020-26.11.2020 кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы порталында (https://www.tatzpp.ru) «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасының 1 туры дистанцион рәвештә үткәреләчәк. Олимпиада «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы чараларын үтәү максатларында үткәрелә.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына (uslugi.tatarstan.ru) Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында, кибеттә сыраны документларсыз сату очрагы турында гариза урнаштырылган.