ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 26 августында Питрәч муниципаль районында Питрәч муниципаль районы территориясендә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

2020 елның 24 августында, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез контрольлек (күзәтчелек) буенча чаралар үткәрүгә биремне үтәү кысаларында, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү буенча мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү юлы белән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре вакыт чикләүләре чорында (ягъни 22.00 сәгатьтән соң) сыра сатуның ике очрагын ачыклады.


25
август, 2020 ел
сишәмбе

Күп функцияле үзәкләр кулланучылар белән кире элемтә инструментларының берсе булып тора. Шулай итеп, 2020 елның 25 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина, Арча муниципаль районының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге территориясендә Арча шәһәре халкын һәм кунакларын кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту максатыннан чара үткәрде. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре "Красноборская дубрава"социаль ярдәм үзәге" автоном коммерцияле булмаган оешмада ял итүчеләр белән очрашу үткәрде.  Ул Әгерҗе муниципаль районының Кызыл Бор авылында Кама елгасы ярында урнашкан. Күп еллар бу учреждениедә өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең сәламәтлеген ныгыталар. Биредә аларга медицина һәм социаль-психологик ярдәм күрсәтелә. Социаль ярдәм үзәге өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга тырыша.

2020 елның 25 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова Биектау муниципаль районының Әлдермеш авыл җирлеге халкы белән гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре 2020 елның 20 һәм 21 августларында контрольлек чаралары кысаларында дүрт сәүдә объектында ике төрле билгеләнештәге спиртлы продукция сатуда булу фактларын ачыклады.


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 21 августында Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр-алкоголь базарында катнашучылар белән күптән көтелгән очрашу узды.

2020 елның 21 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе М.И. Егорова Балык Бистәсе муниципаль районы Олы Колга авыл җирлеге халкы белән чираттагы очрашу үткәрде.

2020 нче елның 21 нче августында Югары Ослан муниципаль районы территориясендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев рәислегендә Югары Ослан муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.


21
август, 2020 ел
җомга

Алексей Николаевичның бөтен гомере Татарстан Республикасы белән бәйле: ул Тәтештә туган, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, егерменче гасырның алтмышынчы еллар уртасыннан Биектау районында эшләгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International