ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2020 ел
җомга

Безнең шәһәрдә бик яхшы һәм игелекле урын бар - ул «Изгелек» исемле инвалидларны тернәкләндерү үзәге. Барыбызга да җылылык һәм игътибар кирәк, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә искәрмә түгел. Без барыбыз да кулланучылар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә сатып ала, билгеле бер хезмәтләрдән файдалана.


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 20 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә районы Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә яшәүчеләр белән гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2020 елның 19 августында Татарстан Республикасы Әлки районы Базарлы Матак авылында социаль әһәмиятле азык–төлек товарларына бәяләр мониторингы, кулланучылар өчен «Альянс» кибетендә консультация өстәле һәм «Алып Хан» сәүдә йортында дежурлык үткәрделәр.

ТР Дәүләт Советының 12 нче утырышында «ТР территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм ТР кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» «ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты каралды. Депутатлар сәүдә нокталарында — Яр Чаллы өчен 100 кв. метр һәм Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре өчен 50 кв. метр күләмендә чикләүләр билгеләде.

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә «Татарстан АССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы» проектын тормышка ашыра. Кичә, 2020 елның 19 августында, Тәтеш шәһәрендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасын каршы алдылар.


19
август, 2020 ел
чәршәмбе

Кредитка товарлар сатып алу механизмы бик уңайлы, бигрәк тә товарны монда һәм хәзер үк сатып аласы килсә, ә сатып алу өчен акча җитми. Шул ук вакытта кибетләр кредит бирми, бу хезмәтләр белән кибетләр товарга кредит бирү турында килешүләр төзи торган банклар шөгыльләнә. Бу алыш-бирешнең нәтиҗәсе - банк белән кредит килешүе төзегәннән соң кулланучыга товарны сату.

14 августта, расланган график нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова тарафыннан, территориаль орган компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча, Теләче муниципаль районы Алан авылында гражданнарны кабул итү үткәрелде.

2020 елның 18 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре катнашында Чистай муниципаль районының Александровка авылында яшәүчеләр өчен гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Шуннан соң Совхозно-Галактионово авыл җирлеге белгечләре өчен семинар-уку оештырылды.


18
август, 2020 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан хәлне ачыклау, гамәлдәге законнарны аңлату өчен кулланучылар мөрәҗәгатьләре буенча күчмә чаралар үткәрелде.

2020 елның 18 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе М.И. Егорова Питрәч муниципаль районының Янсар авыл җирлеге халкы белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International