ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 14 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы Минзәлә шәһәре хакимияте бинасында, контрольлек итүче субъектлар белән 2020 елга карата халык алдында фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә, «2020 елның 6 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының алкоголь базарының торышы» дигән темага ачык чара үткәрде.

Күп кенә кулланучылар үз хокукларын белми, аларны ничек якларга кирәклеге турында белемнәре җитәрлек түгел. Моның белән ничек тә булса көрәшү өчен кулланучылар хокукларын яклау турында федераль статуска ия Закон бар. Ул кулланучының һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен җайга сала, шулай ук бу хезмәттәшлектә булган хокукларның асылын җентекләп ачып бирә. Кулланучылар белән эшләү, иң беренче чиратта, аларны агартуга, закон тарафыннан бирелгән хокуклар, гарантияләр һәм яклау ысуллары белән танышуга юнәлдерелергә тиеш.


14
август, 2020 ел
җомга

Күпфункцияле үзәк - һәр аерым субъект һәм юридик затлар өчен уңайлы һәм комфортлы хезмәт күрсәтүче оешма, башкача әйткәндә, бу оешма предприятиеләр өчен дә, халык өчен дә муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтә. Шулай ук КФҮ башкарма хакимият органнары һәм гражданнар арасында үзенчәлекле арадашчы булып тора.

Төнлә йоклый алмаучыларны эшмәкәрләр кайгыртырга булган. Шулай итеп, 12-13 август төнендә, контроль чаралар үткәрү барышында, Казан территориаль органы хезмәткәрләре чираттагы тапкыр Казан шәһәренең Киров һәм Идел буе районнары территориясендә алкогольле продукция белән сату итү фактларын ачыклады.

2020 елның 12 августында Балык Бистәсе районы территориясендә гамәлдәге законнарның үтәлешенә мониторинг үткәрү барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре яраклылык вакыты чыккан сыра әйләнеше фактын ачыклады.

Коррупциягә каршы тору дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре исемлегенә керә. Ул дәүләт идарәсе механизмнарының нәтиҗәле эшләвенә һәм икътисадый үсешенә тоткарлык ясап, хәзерге дәүләт һәм җәмгыять алдында торган төп куркынычларның берсе булып кала бирә.


13
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Күп кенә гражданнарны фатирларда кайнар суны туктатып тору борчымый инде, чөнки хәзерге базарда киң ассортиментта су җылыткычлары тәкъдим ителә.

Лениногорск шәһәрендә традицион Ишегалды бәйрәмнәре башланды. 11 августта Әлмәт территориаль органының контроль-инспекция бүлеге белгече Н.В. Платонова әлеге микрорайонда яшәүчеләр өчен оештырылган ишегалды бәйрәмендә катнашты.

Җәйге ялларны планлаштырганда, кешеләр ял итү урынына барып җитүнең иң тиз һәм уңайлы ысулы буларак авиалинияләргә өстенлек бирә.

"Отпуск бозылмады, әмма нервлар какшады!» - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече һәм кулланучы арасында әңгәмә шундый сүзләрдән башланды. "Барысы да баналь, - дип дәвам итте кулланучы. Мин Яр Чаллы – Мәскәү - Яр Чаллы маршруты буенча интернет-сайт аша алдан авиабилетлар сатып алырга булдым. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату максатыннан чыгып, кулланучылар өчен консультация өстәле һәм «Хыял» кибете хезмәткәрләре өчен семинар-укулар оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International