Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату эшчәнлеген гамәлгә ашыручы юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең контрольлек чараларын үткәрүне дәвам итә.
Еш кына телдән консультацияләр барышында, кулланучылар сыйфатлы товарларны кире кайтару турында сорау бирәләр.
Күпләр бер санны истә калдырырга күнеккән - 14 көн. Һәм, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законы кысаларында, аны еш кына барлык очракларда да кулланалар.
11 августта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Мөслим авылында «Белый кремль» сыра кайнату заводы вәкилләре һәм хуҗалык итүче субъектлар белән Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге баш белгече Кәримова Л. М. катнашында очрашу оештырды.
2020 елның 12 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И. Егорова Лаеш муниципаль районының Александровка авыл җирлеге халкы белән очрашты.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр бирелде
«Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына Түбән Кама сәүдә үзәгенең сәүдә нокталарының берсендә алкогольле һәм спиртлы продукция сату 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль законны бозып башкарыла, дип хәбәр килде. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кергән мәгълүмат тикшерелде, тикшерү барышында әлеге факт үзенең раславын тапты.
2020 елның 10 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы «Роспиртпром» ААҖ вәкилләренә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешеннән элек алынган күләмен "Роспиртпром" вәкилләренә конфискацияләүгә тапшырды.
“Мин зоокибеттә попугай сатып алдым, икенче көнне ул авырып китте. Нишләргә, чөнки кош товар түгел, ул тере бит?” - кулланучы шундый сорау белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итте.
Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның аерым төрләрен сатканда сатып алучылар һәм сатучылар арасында мөнәсәбәтләр "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Россия Федерациясе Законы нигезендә эшләнгән товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре җайга сала. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сату белән шөгыльләнүче Камалеева Г.Д. шәхси эшмәкәрнең сәүдә объектында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ законын аңлатып, сатучылар һәм эшмәкәр өчен укулар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең «Меридиан» кибетендә азык-төлек товарларына бәяләргә чираттагы мониторинг үткәргәндә сатып алучылар өчен консультация-аңлату эшләре үткәрде. Сатып алучыларны товарның яраклылык вакыты турындагы сораулар аеруча кызыксындыра.
2020 елның 10 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Р.К. Сагитова ИП сәүдә объектында икмәк-күмәч һәм казылык әйберләре сату белән шөгыльләнүче сатучы һәм эшмәкәр өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ законын аңлатып, укулар үткәрде.