21.05.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече "Унисем” сәүдә комплексында кизү торды.
Анда ул сатып алучылар, эшмәкәрләр, сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрде.
Кулланучы сыйфатлы товар сатып алганмы ул яки сыйфатсызмы, аны кибеткә кире кайтару мөмкин. Кибеткә товарны кире кайтару «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законы нигезендә шәхси файдалану өчен товар сатып алучы барлык затлар өчен дә каралган.
20.05.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең муниципаль ара контроль бүлеге һәм Казан территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарында урнашкан парфюмерия һәм косметика кибетләре челтәрендә спиртлы продукцияне ваклап сату фактын ачыклады. Контроль чара вакытында “Гигиена чарасы. Хуш исле су” дип исемләнгән, составында 75% этил спирты булган 391 флакон сатудан алынды. Бу эш буенча административ тикшерү үткәрелә.
2020 елның 20 маенда Балтач муниципаль районының Югары Субаш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Шунда ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.
2020 елның 19 маенда Теләче муниципаль районының Олы Мәтәскә авыл Советы бинасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рәфинә Галиәхмәтова, авыл җирлеге башлыгы Миннәхмәт Вәлиуллин катнашында халык белән очрашу үткәрделәр.
2020 елга Бөгелмә муниципаль районы территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышларының расланган графигы нигезендә, 20 майда видеоконференция режимында МВК утырышы узды. Конференцияне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М. И. Михеева оештырды.
2020 елның 19 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан сәүдә объектына «көтелмәгән визит» ясап, эшмәкәр өчен тирән кәефсезләнү хисе тудырды.
Әлеге объектка гражданнар тарафыннан берничә тапкыр шелтәләр килде инде. Элегрәк тә бу объектта җитешсезлекләр ачыкланган иде. Әмма эшмәкәр сабак алмаган.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр үткәрүне дәвам итә. Кулланучы белемнәрен 26нчы мәктәпнең 11 сыйныф укучылары, «Татар кадетлар корпусы»ның 8-9 сыйныф укучылары һәм 27нче мәктәпнең 11 сыйныф укучылары алды.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны кабул итте. Гражданнар белән аралашу турыдан-туры (барлык саклану чараларын да үтәп) һәм WhatsApp (8-987-296-68-93) кушымтасы аша үткәрелде. Читтән торып гражданнарны кабул итү вакытында Яр Чаллы, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләрендә яшәүчеләр үз сорауларын бирделәр. Сораулар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә дә, үзизоляция чорында алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсенә дә кагылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Гөлфия Чурсина бүген «Химиклар» мәдәният сараенда оештырылган «Ивановский текстиль»күргәзмә-сату эшендә катнашты.