ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2020 ел
сишәмбе

Хөкүмәт дистанцион сату һәм рецептсыз даруларны китереп бирү кагыйдәләрен раслады. Моның белән фармацевтика эшчәнлегенә бер елдан да ким булмаган лицензиясе булган даруханә оешмалары, сайт яки мобиль кушымтасы булган, үз курьерлык хезмәте яки курьерлык хезмәте күрсәтүче оешма белән килешү төзегән даруханә шөгыльләнә алачак.

Әтнә муниципаль районының Күбән авыл җирлегендә гражданнарны видео-элемтә чаралары аша кабул итү оештырылды. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина катнашты.


18
май, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.02.2020 ел, №122 карары нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә үткәрелә торган «кега» транспорт тарасында сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуха маркировкалау буенча Эксперимент дәвам итә.

2020 елның 18 маена Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән сыра продукциясе җитештерүче 18 предприятие «Гознак» АҖ белән «кега»транспорт тарарында җитештерелә торган сыраны маркировкалау өчен махсус маркалар әзерләү турында килешүләр төзеде. Моннан тыш, кайбер килешүләр кул кую стадиясендә.

"Кулланучы һәрвакыт хаклы". Бу сүзләр күптән инде бөтен дөнья буйлап таралган кулланучылар җәмгыятенең шигаре булды. Клиент һәрвакыт товарга, хезмәт күрсәтүләргә түләгәндә яклауларга исәп тота алсын өчен, кулланучылар хокукларын яклаучы төрле законнар кабул ителә.

Дәресләр, вебинарлар үткәрү, лекцияләрне читтән торып уку хәзер зур популярлык казана һәм аның үз өстенлекләре дә бар. Мондый алым үзизоляция режимы чорында актив кулланыла. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре үз карамагындагы муниципаль районнарда урта гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары белән даими рәвештә чаралар үткәрә. 

Иртәгә, 19 май көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны читтән торып кабул итүне WhatsApp кушымтасы ярдәмендә 8-987-296-68-93 телефон номеры аша башкарачак.


15
май, 2020 ел
җомга

12 майдан республикада мәҗбүри маскалы режим кертелде. Җәмәгать урынында битлек булмаган өчен тиешле структуралар кагыйдәне бозучыларга административ беркетмәләр төзергә хокуклы, алар нигезендә суд штраф яки кисәтү яза.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучының шәхси заказ буенча мебель ясаганда килешү шартларын бозуга бәйле булган сораулар килә. Бер очракта  җитештерү вакыты бозылган, икенчесендә размерлар килешүдә күрсзтелгәнгә туры килми, өченче очракта төсе дөрес сайланмаган. Шулай итеп, җиһазларга заказ биргәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә башкарылган тикшерү материалы карала.


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләрен онлайн-аттестацияләү булды. Аттестация комиссиясе ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе аппаратының һәм территориаль органнарының 13 хезмәткәренә биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәүгә үз бәясен бирде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International