Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә телефон аша Түбән Кама кешесе мөрәҗәгать итте: «Шушы көннәрдә ирем белән сантехника җиһазы сатып алу өчен шәһәр кибетләренең берсенә кердек. Иремне кибеткә кертмәделәр, чөнки ул битлексез иде. Әмма мин сантехника җиһазын сайлый белмим. Сатучылар бернинди үтенечләргә дә бирешмәде. Мин “Шикаять һәм тәкъдимнәр” китабын сорадым, тик миңа аны бирмәделәр. Шулай ук кибеттә "Кулланучы почмагы" да юк иде. Болар барысы да сәүдә объектында булырга тиешме?».
2020 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Яңа Кырлай авыл җирлегенең Өчиле авылында кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды.
2020 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча районының Өчиле авылында урнашкан хосусый эшмәкәр Р.Р. Фәйзуллинаның сәүдә объекты сатучылары өчен аңлату чарасы үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучылардан һәм сатучылардан кулланышта булган товарлар сатып алу һәм сату белән бәйле сораулар килә. Әлеге категория товарларны сату үзенчәлекләре Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре белән билгеләнгән.
Яр Чаллы территориаль бүлеге белгече Яппарова Р.Д. кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны онлайн-режимда кабул итә. Эштә барлык заманча технологияләр дә актив кулланыла
Атланмай – эре мөгезле терлек сөтен эшкәртү юлы белән алына торган терлек продукциясе. Бүгенге көндә Россиядә төрле сорттагы атланмайлар җитештерелә. Кибет киштәләрендә дә сайлау төрлелеге бихисап. Ә тәмле һәм файдалы атланмайны ничек сайларга соң?
Алдау яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтү корбаны булудан ничек сакланырга? Кулланучылар үз хокуклары турында мәктәп эскәмиясеннән үк белергә тиеш, ә алган белемнәр тормышта кирәк булачак.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларны агарту өчен нинди генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмый.
Түбән кама шәһәрендәге 15 мәктәпнең 7 а сыйныф укучылары өчен беренче дәрес кулланучы хокукларына багышланган иде. Аны Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Ләйсән Фокеева оештырды. Аның алдына укучыларда хокукый тәрбия, хезмәт кешесенә хөрмәт, үз республикасына, Ватанга карата горурлык хисләре тәрбияләү бурычы куелган иде.
Татарстан Республикасының Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча икътисад куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә составында спирт булган сыеклыклар сату очрагының ике фактын ачыклаган: «Антисептический» лосьон һәм “Этил спирты”.