ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2020 ел
җомга

КПП (вариатор) төзексезлеге рәвешендә ачыкланган шактый зур җитешсезлек аркасында автомобильне кире кайтару, акчаны түләттерү, неустойка, әхлакый зыянны компенсацияләү мәсьәләләре белән Чаллы территориаль органына бер гражданин мөрәҗәгать иткән иде.

Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан консультация үткәрелде, дәгъва хаты төзелде. Дәгъва хатына җавап алынды, "АТРИА" ҖЧҖ акчаны кире кайтарудан баш тартты.

13 нче февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында территориаль орган кураторы – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина катнашында 2019 елгы эшчәнлеккә йомгак ясау буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында эшчәнлекнең төп юнәлешләре: контроль-инспекция бүлеге, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге эше, административ-хокукый эшчәнлек һәм лицензияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

2020 елның 12 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов Кукмара муниципаль районының Мәмәшир авыл җирлегендә, урынга чыгып, гражданнарны кабул итте.


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында "Һава дымлаткыч сайлау" дигән темага анкета үткәрде.

Һава дымлаткыч җайланма – ул иң беренче чиратта бүлмәләрдәге һаваның дым дәрәҗәсен арттыру өчен кулланыла. Һаваны дымлату үзлекләре шулай ук һава кондиционерларында һәм вентиляция җайланмаларында да булырга мөмкин. Шул ук вакытта һава дымлаткыч җайланмаларда өстәмә функцияләр дә булырга мөмкин, әйтик: һаваны җылыту яки суыту, һаваны кирәкмәгән кушылмалардан чистарту, һаваны кирәкле компонентларга баету, билгеле бер дәрәҗәдә дымлылык саклау, гигрометр һ.б.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына Чаллыда яшәүче бер ир-ат чалбарны ремонтлау буенча сыйфатсыз хезмәт күрсәткән өчен акчаны кире кайтару мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Чалбарга ателье остасы ремонт ясагач ыштанның ян җөе борылган һәм алгы якка чыккан. Әлеге җитешсезлек аркасында чалбарны алга таба кияргә мөмкин түгел икән. Беренче карашка, бу хәл гадәти кебек, ләкин чынлыкта имәндә икән чикләвек. Низаглы хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклагач, ательедагы останың бүгенге көндә һөнәри керемгә салым түләүче зат, бер сүз белән әйткәндә, үзмәшгуль икәнлеге мәгълүм булды. Шулай итеп, мәсьәлә бер ноктага килеп төртелде, кулланучының хокукларын яклау өчен кайсы законга таянырга соң?       

2020 елның 13 февралендә Спас муниципаль районында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белән Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елда кулланучыларның хокукларын яклау эшчәнлегенә йомгак ясалды. 

2020 елның 11 февралендә Балтач муниципаль районында Балтач муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан оештырылган, Балтач районындагы җитештерүчеләр тарафыннан чыгарыла торган продукция буенча күргәзмә-презентация булып узды.

Чараның төп идеясе – җирле предприятие-җитештерүчеләргә үз продукцияләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү. Нәтиҗәдә җирле производство товарларына ихтыяҗ артырга һәм тулаем бизнес-климат яхшырырга тиеш.


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның аерым төрләрен сатканда сатып алучылар һәм сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законы нигезендә эшләнгән Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре җайга сала.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече ТР Әтнә районында шәхси эшкуар И.М. Миллиҗановның азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сату ителә торган сәүдә объектында, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын аңлатып, сатучылар һәм эшкуар өчен укулар үткәрде.

2020 елның 12 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Түнтәр авылында алкогольле продукция сату һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чираттагы мәртәбә урынга чыгып, гражданнарны кабул итте.

Гамәлдәге законнарны бозу турында гражданиннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына язмача килгән гаризаны карау барышында, 7 февральдән 8 февраль төнендә, контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге вәкилләре белән берлектә, гаризада күрсәтелгән адрес буенча визит ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International