ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Сыра һәм сыра эчемлекләрен сату турында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына урнаштырылган шикаятьләр раслау тапты.

2020 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре төнге вакытта үткәрелгән контроль чаралар барышында законда тыелган вакытта сыра сатуның 2 очрагын ачыклады.

2020 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова эш визиты белән Теләче муниципаль районының Теләче авылында булды. Розалия Арсланова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров белән берлектә, үзенең эш визитын берничә сәүдә объектыннан, шул исәптән район территориясендә урнашкан эре сәүдә челтәрләреннән башлады, шул ук вакытта ул республика җитештерүчеләренең алкоголь продукциясе ассортиментына, аларның урнаштырылуына һәм бәяләренә аерым игътибар бирде. Райондагы сатучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар белән әңгәмә үткәрелде.

Юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә уздырылган контрольлек чаралары барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре 2020 елның 7 нче февраленнән 8 февраленә булган төндә алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозуның 2 фактын ачыклады, аерым алганда, Яңа Савин һәм Мәскәү районнарының тәүлек буе эшли торган 2 кибетендә сыра һәм сыра эчемлекләрен сату очракларына тап булдылар.

2020 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында киңәшмә булып узды, анда 2019 елда территориаль орган эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2020 елга бурычлар билгеләнде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге һәм АМР башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасындагы гражданнар мөрәҗәгате буенча Алабуга районының сәүдә объектларында булды. Рейд нәтиҗәсендә алкогольле продукцияне ваклап сату чикләмәләрен бозуның 2 очрагы ачыкланды.

Татарстан Республикасы Президенты фронтовикларга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан өстәмә рәвештә 25әр мең сум акча бүлеп бирде.

Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысы да Җиңүнең 75 еллыгына, федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Балтач районында Халыклар дуслыгының туган якны өйрәнү музеенда хәбәр итте.


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре шәхси эшкуар В.Г. Филатованың (Олы Әтнә авылы) сәүдә объектларында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен укыту семинары үткәрде.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге тарафыннан "Парфюмерия продукциясен сайлау" темасы буенча сораштыру үткәрелде.

Анкетада катнашкан респондентларның яше түбәндәгечә:


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

"Сезнең барлык сорауларга да җавап бирмичә китмибез әле!" – Чаллы шәһәре җитәкчеләре гыйнвар-февраль айларында ел саен үткәрелә торган халык белән традицион очрашулардагы чыгышларын әнә шундый сүзләр белән башлап җибәрде. Быелгы очрашулар 15 нче гыйнвардан 7 нче февральгә кадәр барды. Шәһәр җитәкчеләре шәһәр халкы алдында узган елда башкарылган эшләр турында хисап тотты һәм агымдагы елга планнар турында фикер алышты.   

8 нче февральдә Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә "Россия чаңгы юлы – 2020" XXXVIII ачык россиякүләм гаммәви чаңгы ярышлары һәм "Татарстан чаңгы юлы – 2020" республика гаммәви чаңгы ярышлары үткәрелде.

Ярышлар "Спорт – яшәеш нормасы" федераль проекты кысаларында узды. Татарстан Республикасында массакүләм стартка 173 300 кеше чыкты. Алар арасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе һәм хезмәткәрләре дә бар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International