ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Хәзерге вакытта товарларның һәм хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына, куркынычсызлыгына бәйле мәсьәлә дәүләт ягыннан да, гади кулланучылар ягыннан да зур кызыксыну уята. Кулланучылар базарындагы хокук бозуларга каршы көрәштә иң нәтиҗәле, халык мәнфәгатьләренә зур дәрәҗәдә туры килә торган ысул бозылган хокукларны яклап калу гына түгел, ә аларны профилактикалау һәм чикләү дә. Кулланучылар белән эшләү, беренче чиратта, аларны агартуга, законда бирелгән хокуклар, гарантияләр һәм яклау ысуллары белән таныштыруга юнәлдерелгән булырга тиеш. Җирле үзидарә органнары да әлеге мәсьәләне хәл итүдә турыдан-туры катнашырга тиеш.

Мультиварка – ул универсаль кухня җайланмасы, тиз, парда пешерү, ботка, икмәк пешерү функцияләреннән тора. Шулай итеп, әлеге җайланма ярдәмендә парда, томалап пешерергә, кыздырырга, ризыкларны үз сутында томалап пешерергә була.

Мультиварка эчендә алынмалы-куелмалы "электрон кәстрүл" бар һәм аның капкачы тыгыз итеп ябыла. Капкачы белән корпусы һава эләгүдән саклый торган клапан ярдәмендә тыгыз итеп тоташтырылган. Алынмалы-куелмалы савыты ризык салу өчен билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органында 2019 елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2020 елга бурычлар билгеләнде.

Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аппаратының кураторлык итүче бүлекләренең җитәкчеләре катнашты.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә "2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркемнең 2020 елда беренче утырышы булды. Утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе үз чыгышында Татарстан Республикасы кулланучылар базарындагы вәзгыять, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен контрольдә тоту буенча яңа юнәлешләр, кулланучыларны яклау дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясе субъектларының чираттагы рейтингын формалаштыру турында сөйләде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эшчәнлегенең төп бурычларыннан берсе – ай саен бәяләргә мониторинг үткәрү, ул өзлексез һәм методик рәвештә мәгълүмат туплау, аны анализлау процессыннан гыйбарәт.


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы, Олы Мишә авыл җирлегендә кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр буенча урынга чыгып гражданнар кабул ителде. Кабул итүне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рәфинә Галиәхмәтова алып барды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак һәм Юхмачы авылларында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексын үткәрде.

Советлар Союзы Герое Чулков Алексей Петрович исемендәге Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбендә кулланучы белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес, Юхмачы авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку, кулланучылар өчен консультация өстәле һәм "Ашамлыклар" кибетендә эшләүчеләр өчен семинар-уку, "Алып Хан" сәүдә йортында кизү тору һәм Базарлы Матак авылындагы "КФҮ" ДБУдә консультация өстәле кебек чаралар узды.

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында эшлекле элемтәләрне ныгыту максатында, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең район мәдәният йортында Алексеевск муниципаль районындагы товар җитештерүчеләрнең продукциясеннән күргәзмә-презентация булып узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе һәм Башкарма комитет белән берлектә, әлеге чараны оештыру һәм үткәрүдә катнашты.

Чирмешән муниципаль районы мәдәният йортында район территориясендә Алкогольле продукцияне законсыз сатуны кисәтү һәм чикләү мәсьәләләрен карау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы булып узды. Аны Чирмешән районы башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалетдинов үткәрде.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Ришат Нәфыйков, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илшат Галимов, "Чирмешән үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы урынбасары Фәнил Булатов, "Алкоторг" ҖЧҖ һәм "Белый Кремль" АҖ вәкилләре, районның кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары Рамилә Кәримова, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре хезмәткәрләре катнашты.


14
февраль, 2020 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, шулай ук "Сугыш – хатын-кызга төс түгел" проекты кысаларында да, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты М.М. Җәләлов, Чүпрәле районы Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы О.Б. Албутов белән берлектә, Бөек Ватан сугышында катнашкан ирнең тол хатыны, Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында гомер итүче Шаһаева Әминә Садретдин кызы белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International