2019 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 ел бурычлары буенча Әгерҗе муниципаль районы советының киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырыш район мәдәният йортында узды, фойеда Әгерҗе районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре Р.Д. Яппарова катнашты.
2020 елның 20 февралендә Башкарма комитетта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, ТР буенча Роспотребнадзорның Алабуга, Әгерҗе районнарындагы идарәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге, Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә секторы вәкилләре, шулай ук "Алкоторг" ҖЧҖ, "Белый Кремль" ААҖ сыра кайнату заводы, җәмәгать туклануы объектларындагы шәхси эшкуарлар катнашында Алабуга районында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
Төзелеш материаллары – корылмаларны төзегәндә, ремонтлаганда һәм үзгәртеп корганда кулланыла торган материаллар, аларны кире кайтару һәм алмаштыру мәсьәләсендә законнарда берникадәр нечкәлекләр бар.
Сыйфатлы төзелеш материалларын алмаштыру һәм кире кайтару "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы (алга таба – Кулланучыларның хокукларын яклау турында закон) белән регламентлана
Аяк киеме сатып алганда, сатып алучылар еш кына аның үлчәмен билгеләгәндә кыенлыклар кичерә. Әгәр кулланучы сатып алган вакытта аяк киеменең кирәкле үлчәмен билгели алмаган булса, аяк киеме кечкенә яки, киресенчә, зуррак булып чыкса, аяк киемен кире кайтару өчен нигезләр барлыкка килергә мөмкин.
Менделеевск районы кибетләренең берсендә Чаллы территориаль органы белгечләре контрафактлы хәмер продукциясе сатылу фактын ачыклады. Австриядә җитештерелгән "Нефть" аракысы кибеттә тиешле документларсыз, акциз маркаларыннан башка гына, легаль булмаган рәвештә сатылып яткан.
Исегезгә төшерәбез, легаль "Нефть" аракысы элиталы алкоголь эчемлекләренә карый, берничә дөнья бүләкләренә һәм призларына ия.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы һәм бүлек белгече 2020 елның 19 февралендә Яңа Чистай авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында, кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатында, урынга чыгып гражданнарны кабул итте һәм семинар-уку үткәрде.
2020 елның 19 нчы февралендә Тукай муниципаль районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хәммәтов катнашында Чаллы территориаль органының йомгаклау киңәшмәсе булып узды.
Йомгаклау киңәшмәсе эшендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге, "Алкоторг" ҖЧҖ, "Белый Кремль" АҖ вәкилләре, территориаль орган һәм Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре һ.б. катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданиннан килгән мөрәҗәгать буенча уздырылган административ тикшерү кысаларында Нурлат шәһәрендә урнашкан шәхси эшкуарның "Малина" кафесына барып кайтты.
18 нче февральдә Сарман муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ һәм суд практикасы бүлеге башлыгы Борис Эйдинов һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашында Алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүгә һәм әйләнештә йөртүгә каршы көрәш мәсьәләсе буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органында хезмәткәрләр өчен семинар-уку булып узды. Укуны территориаль орган кураторы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең алкоголь продукциясе әйләнешенә контрольлек итү һәм кулланучылар базары торышын анализлау бүлеге башлыгы Ирина Камахина үткәрде.
Чара барышында 2019 ел нәтиҗәләре буенча территориаль органның ирешелгән эш нәтиҗәләре һәм рейтингы турында әйтелде. Контроль-инспекция эшчәнлегендә булган резервлар, ведомство карамагындагы районнарда, шул исәптән алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базарлардагы хәлне бәяләү күрсәткечләре буенча да, кулланучылар базарындагы хәлне яхшырту юллары билгеләнде. Хезмәткәрләр алдына торган төп бурыч – территориаль орган эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча эш нәтиҗәлелеген арттыру.