ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне 23 нче февраль белән котлыйм! Сезнең юлыгызда тормыш зирәклеге, нечкә шаянлык хисе, кыю гамәлләр һәм ихлас сердәшләр генә юлдаш булсын. Хезмәттәшләрегез өчен ышанычлы һәм уңышларга ирешүчән кешеләр, яхшы дуслар һәм үзенчәлекле шәхесләр булып калыгыз. Тормыштан ямь табып, яхшы гамәлләр кылып яшәгез, ярдәм сорап килүчеләргә каршы килмәгез. Гел теләп йөргән теләкләрегез тормышка ашсын! Тынычлык булсын, ә безнең команда, һичшиксез, муллыкка һәм казанышларга ирешер!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы бүлегеннән, карар кабул итү өчен, балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сату факты буенча тикшерү материалы килде һәм, тиешле карар чыгару өчен, кабул ителде.   

Полиция хезмәткәрләре Чистай шәһәренең Тынычлык урамында урнашкан кибеттә балигъ булмаган затка һәрберсе 1,5 литр күләмендә ике шешә "MERRY TIME" сыра эчемлеген сату фактын билгеләгән. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 сыйныф укучылары өчен кулланучы белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.  

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре, Дөньякүләм кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль органы белгече, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты, "Наз" социаль ярдәм үзәге" коммерциясез автоном оешмасы хезмәткәре катнашында өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашу үткәрде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль оешмалары (учреждениеләре) тарафыннан сатып алына торган азык-төлек товарларына максималь бәяләрне формалаштыру турында" 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече тарафыннан Минзәлә районында ай саен 177 төрдәге азык-төлек товарлары буенча мониторинг үткәрелә.

2020 елның 20 нче февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча муниципаль районының Шушмабаш авыл җирлегендә урынга чыгып, гражданнарны кабул итте. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина тарафыннан үткәрелде. Чарада авыл халкы, авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Минзәлә районы территориаль органы хезмәткәре Минзәлә шәһәре сәүдә объектларында даими рәвештә чаралар үткәрә, алар барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезләмәләре һәм таләпләре һәм аларны үтәү зарурилыгы турында аңлатыла.

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне карау кысаларында юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә Түбән Кама шәһәрендә уздырылган контрольлек (күзәтчелек) чаралары кысаларында Гагарин урамы, 44 "Б" йорт, Вахитов проспекты буенча 16 "Г" йорт, Студентлар урамы, 51 "А" йорт адресларында сәүдә объектларында алкогольле продукция (сыра) сату вакытын бозуның бер көн эчендә 3 очрагы ачыкланды.


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 20 февралендә Арча муниципаль районының Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәсүл Мөхәррәмов алып барды. Утырышта Арча муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге җитәкчесе Илшат Нәбиуллин, Арча муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге баш белгече Гүзәл Галимуллина, Арча муниципаль районы советының юридик мәсьәләләр бүлеге баш белгече Ләйсән Сәгыйтова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районында икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш  бүлегенең опер вәкаләтле вәкиле Алмаз Галәветдинов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашты.

2020 елның 20 гыйнварында, расланган график нигезендә, Чаллы шәһәрендә, Актаныш һәм Алабуга муниципаль районнарында Ведомствоара комиссияләр утырышлары узды.

Утырышлар һәр муниципалитет өчен актуаль мәсьәләләрне исәпкә алып үткәрелде. Ведомствоара комиссия утырышына сәүдә объектларында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар ачыкланган эшкуарлар чакырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International