Кичә Түбән Камада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контрольлек бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, зур партияле "фанфурик"лар әйләнешенә чик куйды. Рейдка алар Төзүчеләр проспекты буенча 4 номерлы йортта яшәүчеләрнең күпсанлы шикаятьләреннән соң чыкты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы эстафетада катнашты. Дәүләт алкоголь инспекциясе ветераннарын һәм хезмәттәшләрен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.
"Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә балык тоту, ау һәм актив ял өчен "Балыкчы. Аучы" дигән 14 нче махсуслаштырылган товарлар күргәзмә-ярминкәсе уза. Әлеге чара балыкчылар һәм аучылар, актив ял, су астында аулау һәм дайвинг яратучылар, шулай ук балык тоту, ау өчен яңа кирәк-яраклар белән кызыксынган кешеләрнең барысы өчен дә очрашу урыны булып тора. Күргәзмәгә Россиянең төрле төбәкләреннән белгечләр һәм һәвәскәрләр килгән, алар күргәзмәгә килгән кунакларга кышын һәм җәен балык тоту өчен инвентарь, эксклюзив калкавычлар, балыклар өчен ризыклар, махсус кием-салым, аяк киеме, каз һәм үрдәк өчен алдавыч җим, балык тоту, ау һәм туризм өчен пычаклар, рюкзаклар, кылычлар, күп кенә башка әйберләрне тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат җиткерү-аңлату эше кысаларында, "МТЗ-Татарстан" сәүдә-җитештерү компаниясе ҖЧҖнең Алабуга махсус икътисадый зонасы территориясендә урнашкан җәмәгать туклануы объектында булып кайтты.
2020 елның 25 нче февралендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Утырышта Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге башлыгы, авыл җирлекләре башлыклары, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре, алкоголь базары вәкилләре һәм алкоголь продукциясен сатучы сәүдә объектлары җитәкчеләре катнашты.
2020 елның 25 нче февралендә Башкарма комитетта Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А. Вазыйхов катнашында Кама Тамагы районы территориясендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә авыл җирлекләре башлыклары, Роспотребнадзорның ТР буенча Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәрендәге идарәсе, РФ Эчке эшләр министрлыгының "Верхнеуслонский" муниципальара бүлеге – "Кама Тамагы" полиция бүлеге вәкилләре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты.
2020 елның 25 нче февралендә оешмаларның җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән Менделеевскида район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә узган киңәшмәдә җитәкче Гөлшат Вафина ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының эшчәнлек нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.
Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарның аң-белем дәрәҗәсен арттыру кулланучыларга товарлар сату һәм хезмәтләр күрсәтү базарында үзләрен ышанычлы тоярга, сатып алганда һәм заказлар биргәндә игътибарлы булырга һәм әйберләрне җентеклерәк сайлап алырга булыша, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллана белергә этәргеч ясый.
Арча шәһәре мәдәният йортында җирле товар җитештерүчеләр продукциясеннән күргәзмә узды. Күргәзмәнең төп максаты – район территориясендә җитештерелә торган продукцияне куллану базарына чыгару өчен шартлар тудыру, шулай ук предприятиеләр эшчәнлеген популярлаштыру, товар җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында турыдан-туры элемтә урнаштыру.
Түбән Кама территориаль органында Дөньякүләм кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында мәгълүмат кампаниясе башланып китте. 22 нче февраль көнне Сарман муниципаль районының Җәлил бистәсендә Җиңүнең 30 еллыгы урамы, 10б адресы буенча урнашкан "Находка" кибетен ачу тантанасы булды, анда товарларның киң ассортименты: ярмалар, токмач ризыклары, консервлар, он, шикәр, үсемлек мае, кием-салым, көнкүреш химиясе һәм балалар товарлары, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр тәкъдим ителгән. Әлеге көн биюләр, җырлар, текә бүләкләр уйнату, шоу-программа, дегустация, яхшы кәеф һ.б. белән үрелеп барды.