Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Гөлфия Чурсина "Казан шәһәре үзәкләштерелгән китапханә системасы" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе филиалы булган 29 нчы китапханәдә китап укучылар белән очрашу үткәрде.
Дәрес кулланучыларның хокукларын яклау һәм кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон таләпләрен үтәү мәсьәләләрендә халыкның хокукый белем һәм хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү максатында уздырылды.
Балигъ булмаганнарның хокукый культурасын формалаштыру, аларда хокукый аң тәрбияләү, законнарны тыңларга өйрәтү, танып-белү мәнфәгатьләрен үстерү максатларында Түбән Кама шәһәренең һәм Түбән Кама районының 20 нче урта мәктәбендә һәм Олы Афанас урта мәктәбендә укучылар өчен "Законнарны яшьтән үк белеп тор" дигән хокук дәресләре үткәрелде. Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Ләйсән Фокеева яшьләр белән узган әңгәмәдә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын белү һәм үтәүнең мөһимлеге турында билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына, сыйфатсыз товарны кире кайтарган очракта сатучыларның гамәлләренә карата дәгъва белдереп, кулланучылар еш мөрәҗәгать итә. Әйтик, җитешсезлекләре булган товарны тапшырганда, сатучылар кулланучыларга сыйфатны тикшерү турында гариза язарга куша, ул тикшерү егерме көн дәвам итә һәм башка бернинди дә таләпләрне карап тормыйлар. Әмма "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законында (алга таба – Закон) мондый таләп каралмаган.
Татарстан Республикасы Ютазы районының Иске Каразирек авылында, Башкортстан чигендә диярлек, кулланучыларның хокукларын яклау буенча 2019 елгы Олимпиадада катнашучыларны бүләкләү тәмамланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына бер кулланучы койма кую буенча күрсәтелергә тиешле, ләкин күрсәтелмәгән хезмәт өчен акчаны кире кайтару турында дәгъва төзүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Эш шунда ки, әле җәй көне үк алдан түләп куелган булган, ләкин әлегә кадәр берни дә башкарылмаган.
"Урамда кыш инде: капка да, койма да, акча да юк! Әле бит суммасы да яхшы, өч урынлы сан", – дип шәрехли бу хәлне мөрәҗәгать иткән кулланучы.
2020 елның 9 гыйнварыннан Сарман муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннары һәм активистлары өчен максатчан чара башланды. Нәкъ менә әлеге категориягә караган гражданнарның (өлкән кешеләрнең) хокуклары иң еш бозыла. Яше һәм сәламәтлек торышы буенча алар халыкның иң якланмаган төркеме булып тора: кырыгалдарлар корбанына әверелә, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында аз белә, үз хокукларын яклау мөмкинлегенә ия түгел. Хәзерге финанс дөньясында өлкән буын үтә дә зәгыйфь булып кала бирә. Күп кенә пенсионерлар банк карталарыннан файдаланырга курка, өстәвенә, электрон түләү ысулларына да ышанмыйлар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе Кече Талкыш авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату максатында урынга чыгып, гражданнарны кабул итте һәм семинар-уку үткәрде.
Башкарма комитет белгечләре һәм авыл халкы игътибарына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде, "2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасы турында кыскача бәян ителде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләр дә каралды.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова Балык Бистәсе муниципаль районының Анатыш авылында яшәүчеләр белән очрашты.
Урынга чыгып кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарындагы мәгълүмат стендларында белдерүләр урнаштыру юлы белән хәбәр ителгән. Кабул итүгә авыл халкы да, авыл җирлеге территориясендә сәүдә эшчәнлеген алып баручы эшкуарлар да килгән иде.
"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы чираттагы тапкыр үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте – "Алкогольле продукция әйләнеше һәм сату өлкәсендә хокук бозулар" категориясенә гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр системалы рәвештә һәм мөмкин кадәр оператив карала. Әмма мөрәҗәгатьләрне урнаштырганда гражданнар хокук бозу турында төгәл һәм дөрес мәгълүмат күрсәтергә кирәклеген истә тотарга тиеш.
Бу юлы, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы порталында уяу гражданин тарафыннан Казан шәһәренең Совет районындагы сәүдә объектларының берсендә "фанфурик" дип аталган "ике төрле билгеләнештәге спиртлы сыеклык" сатылуы турында мәгълүмат урнаштырылган иде.
Теләче муниципаль районының Югары Кибәхуҗа авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рәфинә Галиәхмәтова катнашында чираттагы мәртәбә урынга чыгып гражданнар кабул ителде. Авыл халкы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре янына үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте. Килгән кешеләргә үзләрен кызыксындырган барлык сораулар буенча: техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алу, таләпләр белдерү вакыты, сыйфатлы товарларны кире кайтару вакытлары, сыйфатсыз аяк киеменә карата таләпләр белдерү вакыты турында консультацияләр бирелде.