«2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын тормышка ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны популярлаштыру, аларда кулланучылар хокукларын яклау буенча хокукый белемнәр һәм гамәли күнекмәләр булдыру максатыннан чыгып, «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча ел саен республика олимпиадасы үткәрелә. Олимпиада гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында оештырыла һәм берничә этапта уза.
2019 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустация залында Алкогольле продукция буенча Республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак, анда республиканың сәүдә объектларында сатыла торган чемердәп торган шәрабләр тикшереләчәк.
Балалар өчен яңа ел - ул чып-чын әкият. Һәр бала Кыш Бабайдан төрле тәм-томнардан гыйбарәт зур бүләк алырга тели.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре сыйфатсыз товар алып, бәйрәм ямен җибәрмәс өчен ата-аналарга татлы бүләкне дөрес сайларга булышачак. Беренче чиратта төргәккә, ягъни аның бөтенлегенә игътибар итәргә кирәк, эчендәге тәм-томнар тышкы йогынтыдан яхшы сакланырга тиеш, төргәк ябык, сытылмаган һәм деформацияләнмәгән булырга тиеш.
Теләче муниципаль районында хакимият бинасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы призерын бүләкләү булды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов Теләче районына олимпиада призерын хөрмәтләү өчен килде. Бүләкләү тантанасында Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты. Фәннур Хамматов 2013 елдан башлап олимпиада нәтиҗәләре турында сөйләде.
«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы 2013 елдан бирле үткәрелә. Буа районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадаларда актив катнаша. Шунысы куанычлы, 2013, 2016, 2017 һәм 2019 елларда ТР Буа шәһәрендәге 2 нче лицейның 5 укучысы олимпиаданың төрле номинацияләрендә җиңүче булды. Җиденче республика олимпиадасында Буа районының 15 гомуми белем бирү мәктәбеннән 218 укучы катнашты. Олимпиаданың икенче этабына 22 укучы узды, эссе язганнан соң Буа шәһәренең 2 нче лицееннан ике укучы калды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә мәнфәгатьләр каршылыгы турында лекция узды. Лекцияне Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Айрат Хәйруллин үткәрде.
Бүген Питрәч районы Башкарма комитетында 2019 елның 11 ае йомгаклары буенча Питрәч муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А. В. Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы М.И.Егорова, Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында территориаль бүлеге башлыгы урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге, район мәгариф бүлеге, район үзәк хастахансәе, суд приставлары хезмәте бүлеге вәкилләре, шулай ук Алкоторг, «Белый Кремль» ААҖ, «Булгарпиво» ААҖ,«АБ ИнБев-Эфес» АҖ вәкилләре катнашты.
Бүген Казан шәһәре Киров районының 15 нче татар гимназиясендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиада җиңүчесен хөрмәтләделәр. Олимпиаданың барлык турлары нәтиҗәләре буенча III дәрәҗә диплом, шулай ук кыйммәтле призлар һәм бүләкләр белән 11 сыйныф укучысы Адилә Латыйпова бүләкләнде. Бүләкләү тантанасын Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Марсель Шаһидуллин үткәрде.
Олы Тархан урта мәктәбе укучылары биш ел дәвамында кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында актив катнаша. Бу вакыт эчендә 10 укучы ел саен төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре 2019 елгы призерны бүләкләү тантанасын үткәрде. «Кулланучы белемен алуда активлык һәм максатчанлык өчен» номинациясендә 11 сыйныф укучысы Виктория Пелькина призер дип танылды. Аңа грамота һәм бүләк тапшырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Питрәч районының 1 урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиада призерын бүләкләү тантанасы булды.
Исегезгә төшерәбез, олимпиаданың йомгаклау этабына бөтен республикадан 94 укучы узды. Быел конкурсның йомгаклау этабы Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә үткәрелде.