ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Казан шәһәре Киров районының 151нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиада җиңүчесен хөрмәтләделәр.

Барлык бәйгеләр нәтиҗәләре буенча «Кулланучы грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен» номинациясендә 9А сыйныфы укучысы Мария Мөҗипова җиңүче дип танылды.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов 1 нче лицейның 8 Б сыйныфы укучысы Наталья Волостновага грамота тапшырды. Наталья кулланучылар хокукларын яклау буенча җиденче олимпиада призеры булды.

Александр Панов аңа укуларында уңышлар, яңа җиңүләр, көндәлек тормышта кулланучылар законнары өлкәсендәге белемнәреннән оста файдалана алуын теләде.

Бүген Лаеш муниципаль районының Ташкирмән гомуми белем бирү мәктәбендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиада җиңүчесен хөрмәтләү тантанасы булды. Барлык этаплар нәтиҗәләре буенча 9 сыйныф укучысы Вероника Кузнецова «Олимпиадада актив катнашкан өчен» номинациясендә җиңүче дип танылды.  

Тантаналы шартларда призерга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов исеменнән грамота, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре «Ак кремль» сыра кайнату заводында булды.

 «Ак кремль» - 2018 елда Чистайда сафка бастырылган Россиядәге иң заманча сыра кайнату заводы. Предприятиенең куәте елына 20 млн. декалитр сырага исәпләнгән. «Ак кремль», «Иске Казан», «CZ», «Кама», «Жигулевское» сыраларының сортлары Россия кулланучысының тәм өстенлекләре үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән.

Сарман муниципаль районы хакимиятенең зур утырышлар залында район Советының чираттагы атналык утырышы узды.  Анда дәүләт учреждениеләре, көч структуралары, коммуналь комплекс оешмалары, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Киңәйтелгән оператив киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин үткәрде.


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе  барлык территориаль органнарда һәм аппаратта кизү тору оештырылачак. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «кайнар линия» се - 8 (843) 278-92-79 - тәүлек буе эшли торган режимда алкогольле продукцияне сату өлкәсендә хокук бозулар турында шалтыратулар кабул итә. Бәйрәм көннәрендә балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сатуга, «икеләтә билгеләнештәге» спиртлы продукция сатуга, төнлә алкоголь продукциясен сатуга аерым игътибар биреләчәк. Элек шикаятьләр килгән сәүдә объектлары да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак.  

Арча муниципаль районы Арча 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында тантаналы шартларда мәктәпнең барлык укучылары һәм укытучылары каршында «Кулланучылар хокукларын яклау» республика олимпиадасының «Кулланучы грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә уңышлары өчен» номинациясендә призерына кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 11 сыйныф укучысы Булат Зәйнуллин һәм призерның укытучысы Ильмира Нурмөхәммәтова үз бүләкләрен алды.

Яшел Үзән районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада елдан-ел актив катнаша. Биш ел дәвамында районның 6 укучысы 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, төрле номинацияләрдә призерлар булды. 2019 елда олимпиадада районның 7 мәктәбеннән 209 укучы катнашты. Икенче этапка - 29, өченче этапка 3 катнашучы үтте. Ике катнашучының Нурлат урта мәктәбеннән  һәм бер катнашучының ТР Яшел Үзән муниципаль районы 14 нче лицееннан булуын билгеләп үтәргә кирәк.

Тәтеш районында яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Иртәнге сәгать җидедән район халкы яңа ел табынына азык-төлек сатып алырга ашыкты. Ярминкәдә яшелчә һәм җиләк-җимеш, ит һәм сөт ризыклары, умартачылык продукциясе, яңа тотылган балык һ.б. ларны күрергә мөмкин иде. Биредә шулай ук урман гүзәлләре: нарат һәм чыршылар сатылды. Җитештерүчеләр үз товарлары өчен сатып алучыларны тапса, халык, үз чиратында, кулай бәяләрдән югары сыйфатлы экологик чиста продукцияле булды. 

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетында 2019 елда Кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасы призерларын бүләкләү булды.

II дәрәҗә диплом, олимпиада кубогы, медаль һәм кыйммәтле призлар белән 2 нче урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Адель Гришин бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International