ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең "Алькор" сәүдә комплексында булды. "Савыт-саба" бүлегендә белгечләр бүлек җитәкчесе белән очрашты, ул халык арасында еш сорала торган "Kukmara" бренды савыт-сабасының ассортименты, өстенлекләре һәм сыйфаты турында сөйләде.  Ассортиментта барыннан бигрәк ничек юнәлеш алырга һәм савыт-сабаны ничек итеп дөрес сайларга – белгечләрдән берничә киңәш

"Авария" төркеменең атаклы җырындагыча: "Тәмәке тартуны ташла – бас чаңгыга!"

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең барлык территориаль органнарында киңәшмәләр төгәлләнде, аларда 2018 елгы эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде

2019 елның 11 февралендә Арча районының КФҮ ДБУ филиалы бинасында, халыкның хокукый белем дәрәҗәсен арттыру максатларында, кулланучыларны консультацияләү буенча урынга чыгып чара уздырылды

9 февраль көнне, билгеле булганча, барча Россия буйлап "Россия чаңгы юлы-2019" бәйрәм ителә. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң гаярь чаңгычыларны ачыклау һәм чаңгы ярышларын популярлаштыру максатларында уздырыла

Бу ялларда иң зур массакүләм чараларның берсе – "Россия чаңгы юлы-2019" россиякүләм чаңгы ярышлары булып узды. Ярышларда кече яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә, һәвәскәрләр дә, профессионаллар да катнашты. Призлы урыннар өчен җиңүчеләргә кубоклар һәм медальләр тапшырылды


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 9 февралендә Әлмәттә “Татарстанның чаңгы юлы – 2019” массакүләм чаңгы ярышлары узды. Чара мәйданчыгы шәһәр ипподромында урын алды. Ярышлар 11.00 сәгатьтә тантаналы рәвештә ачылып китте

Спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны арта бара, шуңа бәйле рәвештә фитнес үзәкләрендә шөгыльләнү нык популярлаша һәм көннән-көн күбрәк кызыксыну уята. Ләкин түләнгән абонемент срогында барлык күнекмә сәгатьләрен дә йөреп бетереп булмый. Бу очракта гражданнар шуны белеп торырга тиеш: законда файдаланылмаган сәгатьләр өчен акчаны кайтарып алу мөмкинлеге каралган


8
февраль, 2019 ел
җомга

2019 елның 7 февралендә Әгерҗе шәһәренең Балалар иҗаты йорты залында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов Әгерҗе муниципаль районындагы эшкуарлык бергәлеге белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә очрашуга ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, шулай ук ТР Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге җитәкчесе Равил Сираҗиев килде. Әлеге чарада шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре дә катнашты

2019 елның 8 февралендә Арча муниципаль районы хакимиятенең утырышлар залында киңәшмә булды, аның барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының 2018 елгы эшенә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлары билгеләнде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International