ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 7 августында Теләче районы Баландыш авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И. Кадыйров гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде


7
август, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 7 августында Биектау районында этил спирты һәм алкогольле продукцияне законсыз җитештерү һәм әйләнештә йөртүне кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү өчен оештырылган ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды

Заманча тормышыбыз үз шартларын куеп кына тора: шулай итеп, без күпкә өлгерергә, күпне белергә һәм күп уңайлыклардан файдалануны теләргә мәҗбүрбез. Ә инде товар сатучылар һәм аны җибәрүчеләр белән үзара мөнәсәбәтләрнең гармонияле булуына ирешү өчен безгә кулланучы буларак хокукларыбыз һәм бурычларыбызны белеп тору бик кирәк

Алабуга өч көнгә халык кәсепчеләрен үзенә тарту үзәгенә әйләнеп калды. Быел бирегә Россиянең, Белоруссия, Литва, Үзбәкстан һәм Эстониянең 175 шәһәреннән 800дән артыграк оста үз товарларын алып килде. Шулай итеп, Спас ярминкәсе осталарның үзара аралашырга, тәҗрибәсе, иҗат уңышлары белән уртаклашырга һәм безне үзләренең сәнгате белән сөендерергә омтылуын тагын бер кат күрсәтте

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төп нормалар һәм кагыйдәләр, кадрлар мәсьәләләре белән шөгыльләнүче предприятиеләр структуралары һәм бүлекләре белән таныштыру йөзеннән семинарлар үткәрү халык белән мәгълүмати эш алып баруның нәтиҗәле ысулы булып тора


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

Күрше республикада яшәүче бер ханым 5 литрлы канистрларга тутырылган “зәмзәм суы”н  бер шәһәрдән икенчесенә алып килергә карар иткән. Әмма тиешенчә тамгаланмаган хәмер продукциясен ташу фактын шундук уяу полиция хезмәткәрләре күреп алган

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләренә кулланучылар белән аралашканда, төрле чараларда халыкка консультацияләр биргәндә, еш кына, нәрсә эшләргә икәнен белгән булсам, вакытында мөрәҗәгать иткән булсам... кебегрәк сүзләрне ишетергә туры килә

2018 елның 1 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсендә гражданнарны күчмә кабул итте. Чарада  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Ивановна Егорова һәм Балык Бистәсе муниципаль районының җирле үзидарә органы вәкилләре катнашты. Кабул итүнең буласы турында халыкка массакүләм мәгълүмат чаралары аша алдан ук хәбәр итеп куелган иде


3
август, 2018 ел
җомга

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне һәм сыйфатын дәүләт тикшерүе һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенең

Казан территориаль органы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, бизнес вәкилләре белән даими рәвештә профилактика эше алып бара: киңәшмәләр, семинарлар, “Түгәрәк өстәл”ләр һ.б. үткәрә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International