ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2018 ел
җомга

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренең кулланучылар белән эше гражданнарыбызны закон нигезендә билгеләнгән хокуклары, бу хокукларны яклауга гарантияләр һәм аларны яклау ысуллары белән таныштырудан гыйбарәт. Хезмәткәрләребез, эшнең төрле формаларын кулланып, элеккечә үк, яшьләрдә хокук культурасы нигезләрен тәрбияләүгә зур әһәмият бирә, пенсионерлар белән актив төстә эшли

2018 елның 2 августында Лениногорск муниципаль районы башкарма комитетында башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары З.Г.Михайлова, авыл җирлекләре башлыклары, Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Л.И.Нуруллина, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкиле Д.Г.Новоселов катнашында алкогольле продукция сату күләмен киметкән авыл җирлекләрендәге сәүдә объектлары буенча фикер алышу булды

2018 елның 2 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Чистай шәһәрендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне санга сукмау очрагын билгеләде. Комсомольская урамында урнашкан «Продукты» кибете сатучысы 8 сәгать 58 минутта сыра сатып җибәргәндә “тотылды”

2018 елның 2 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге  начальнигы Л.И.Абдуллина авыл җирлеге башлыгы Ф.Х.Фәйзуллин катнашында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Ташкичү авыл җирлеге Ашытбаш авылында гражданнарны кабул итү үткәрде


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 2 августында Арча муниципаль районында Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Утырышны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары З.З.Шәрәфетдинов үткәрде

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре бер гражданинның Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы “Халык контроле” бүлегенә җибәрелгән хәбәре буенча Чистай районы Түбән Кондрата авылының “Гермес” сәүдә объектында булып кайтты

«2018 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында хәмер базарының торышы буенча гавами фикер алышу» гавами чарасы беркетмәсе


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 1 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Ю.Әхмәтханов катнашында Балык Бистәсе муниципаль районы ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 25 июлендә Балтач муниципаль районы ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Утырышны Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  И.С.Галимуллин үткәрде. Чарада Балтач муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм фаразлау бүлеге начальнигы Ф.Ф.Галимҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге полиция бүлекчәсе начальнигы И.Ф.Җиһаншин, ТР Дәүләт алкоголь  инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Ф.Шакирова, «Алкоторг» ҖЧҖ һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты


27
июль, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге 2018 елның 1 августыннан 2018 елның 15 октябренә кадәр кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсын (алга таба – Конкурс) оештыра. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киңрәк яктыртуга җәлеп итү максатыннан чыгып үткәрелә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International