ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 нче елның 11 нче августыннан 14 августына кадәр Арча шәһәренең мәдәният Йорты бинасында бал ярминкәсе үткәрелде

21
гыйнвар, 2011 ел
җомга

Январь башыннан   Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре  алкоголь әйләнеше өлкәсендә  шактый гына   канун бозу очракларына тап булды.  Яңа ел бәйрәм яллары вакытында   башкаланың Совет районында  өч сатучыны балигъ булмаганнарга тәмәке һәм алкоголь сатканда   эләктерәләр.  Шулай ук Җиңү проспектындагы барда, Нариманов урамында урнашкан киоскта һәм Юдино бистәсендәге кафеда спиртлы эчемлекләр белән  лицензиясез һәм башка тиешле документларсыз сәүдә итүчеләр  ачыклана.


2
декабрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Төнлә алкоголь сатарга һәм салырга ярамый.   Бу хактагы   канунның үтәлешен башка контроль органнар белән бергә  Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре  дә күзәтә. Әлеге максаттан аларга  көненә якынча 155ләп сәүдә ноктасын әйләнеп чыгарга туры килә.  Кичке сәгать уннан иртәнге унга кадәр алкоголь сатуны чикләү гамәлгә  кергән көннән алып, 10 көн эчендә, Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре хокук сачылары белән бергәләп,  ярамаган вакытта алкоголь сатуның 24 очрагын ачыклады.  Шуларның бишесе Казанда теркәлгән, 4 очрак  Чаллы шәһәрендә, 7 очрак Әлмәттә. 

22
ноябрь, 2010 ел
дүшәмбе
Хәзер   алкоголь продукциясен  төнлә белән,  үз эш графикларыннан тайпылмыйча, ресторан, бар һәм кафелар гына сата ала. Ә менә “закусочный”  һәм “рюмочный” дип аталган  урыннарда кичке уннан иртәнге унга кадәр  алкоголь сатарга  ярамый.  Бүгеннән  Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе  Эчке эшләр Идарәсе һәм Роспотребнадзор  белән берлектә  алкоголь продукциясен төнлә сатуны чикләү турындагы  дәүләт карарының үтәлешен тикшерә башлады.

1
октябрь, 2010 ел
җомга
Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясендә кадерле кунакларны – озак еллар биредә эшләп, лаеклы ялга киткән ветераннарны – кабул иттеләр.  

27
сентябрь, 2010 ел
дүшәмбе
Казанда азык- төлеккә бәяләр шактый түбән. Бу Идел буе федераль округына кергән  башка шәһәрләрдәге азык-төлек бәяләре   белән чагыштырганда аеруча ачык күренә. 

24
сентябрь, 2010 ел
җомга
89 сумнан түбәнрәк бәягә  ярты литр аракы.  Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 23 сентябрьдә “Метро” кибетендә әнә шундый хилафлыкка тап булды.

10
сентябрь, 2010 ел
җомга
Җәй башында Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе  “Яраксызлык вакыты” (“Срок НЕгодности”) акциясе игълан иткән иде. Бу көннәрдә әлеге чарага йомгак ясалды.

27
август, 2010 ел
җомга
Күп еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы сәнәгате һәм икътисады үсешенә зур өлеш керткәне өчен “Республиканың  бәйсез экспертиза һәм кулланучы базарын күзәтү үзәге” җитәкчесе Казаков Алексей Николаевич Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

23
август, 2010 ел
дүшәмбе
Узган җомгада  Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясенә  НТВ каналының иҗат  төркеме килеп төште. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International