ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә ял итүчеләр белән очраштылар.

Очрашу «түгәрәк өстәл» форматында оештырылды. Бүлек белгечләре үзәккә шәхси консультацияләр үткәрү өчен чакырылган иде. Ял итүчеләрнең сорауларын аңлап, аларны хәл итү юлларын таптык, шулай ук дәгъва хатларын төзүдә ярдәм күрсәтелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең «Элитмаркет» сәүдә үзәгендә сәнәгать товарларын, шул исәптән вакытлы булмаган басмаларны ваклап сатуны гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъектлар өчен укулар үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кулланучылар базары өлкәсендә сораулары булган һәр кулланучы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенә, «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗына консультация сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

С.И. Ожегов сүзлегендә язылган билгеләмә буенча, ришвәт - ул вазифаи затка, закон белән җәзалана торган гамәлләр өчен түләү буларак бирелә торган акча яки матди кыйммәтләр.

Тэги: коррупциягә каршы тору

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре атна саен шәһәрнең сәүдә объектларында халыкның хокукый белемен арттыру өчен кулланучылар һәм кибет сатучылар белән консультация эше алып баралар. Әйтик, агымдагы атнада 24 исемдәге социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләрне мониторинглау барышында хезмәткәрләр «Магнит» кибетендә профилактик чара үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү яки зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында сәүдә объектында профилактик визит үткәрделәр.

Тэги: профилактика визиты

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама районы Башкарма комитеты белгечләре белән берлектә «Ялкын» ишегалды клубы тәрбияләнүчеләре өчен «Кулланучы әлифбасы» дигән танып белү чарасы үткәрделәр. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыруга багышланган чаралар кысаларында «Анчар» базары территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан кулланучылар һәм сатучылар өчен консультацияләр үткәрелде. Чара кысаларында товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алганда, шул исәптән дистанцион ысул белән дә, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре тикшерелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Сугыш чоры балалары – хәзерге әби-бабайлар буыны. Сугыш аларның якты һәм шатлыклы балачагын тартып алган, балачак язмышларын гарипләндергән, чөнки сугышның башы алар өчен тормышның башы белән туры килә. Аларның балачагы 1941 елның 22 июнендә өзелә.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котладылар.

Тэги: Бөек Җиңү көне

Балтач муниципаль районының Балтач шәһәрчеге ярминкә мәйданында һәр пәнҗешәмбе Татарстан Республикасының җирле җитештерүчеләре продукциясе ярминкәсе уза.

Ярминкәнең максаты - җирле җитештерү продукциясе товарларын алга җибәрү, шулай ук кече бизнеста катнашучыларга ярдәм итү. Һәр атна саен ярминкәдә үз продукциясен «Икмәк» ПБ, КФХ «Закиров Р.М», «Җәмәгать туклануы» ПБ, «Бәхет» ҖЧҖ, «Каймак» кибете, «Арча» ҖЧҖ тәкъдим итә. Ит һәм колбаса продукциясенең киң ассортиментын «Пестречинка» китерә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International