ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2023 ел
дүшәмбе

Саба районы Мичән урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин 8-9 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.

Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алу һәм хезмәтләр күрсәтү, шул исәптән финанс хезмәтләре алуда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре кибеттә консультация өстәле барышында кулланучыларга сатучыга сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару тәртибен аңлаттылар.

Кибеткә товарны кайтару хокукы «Кулланучыларга товар сатканда кулланучылар хокукларын яклау» РФ Законының II бүлеге тарафыннан товарны шәхси файдалану өчен сатып алучы барлык затлар өчен регламентташтырыла.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

24
март, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша гражданка З. мөрәҗәгать итеп, мебель ясауга шартнамә төзү өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорады.

Эш шунда ки, ул кухня гарнитуры ясау турында килешү төзегән, әмма әзерләү вакыты бозылган. Моннан тыш, аерым шкафларның зурлыгы килешүдә күрсәтелгәнгә туры килмәве ачыкланган.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар хокукларын яклау — кулланучы (шәхси, гаилә, өй һәм эшкуарлык эшчәнлеге белән бәйле булмаган башка ихтыяҗлар өчен товар яки хезмәт сатып алучы физик зат) һәм эшкуарлык эшчәнлеге субъекты — җитештерүче, башкаручы, сатучы арасында барлыкка килгән һәм кулланучыларның конкрет хокукларын билгеләүне үз эченә алган мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән дәүләт һәм иҗтимагый хәрәкәтләр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы, хокук бозулар һәм аларны яклау механизмы, кулланучылар хокукларын бозу өчен җаваплылык. Безнең һәрберебез, иртәме-соңмы, үз хокуклары һәм бурычлары булган кулланучыга әверелә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучылар һәм сатучылардан кулланышта булган товарларны сатып алу һәм сату белән бәйле сораулар килә. Бу категория товарларны сату кагыйдәләре 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән һәм ваклап сату – алу килешүе буенча товар сату Кагыйдәләре белән билгеләнгән.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«Биектау FM» радиосы 2012 елдан бирле тапшырулар алып бара. 100.2 FM ешлыгында район халкы иң мөһим яңалыклар, төрле чаралар һәм тантаналар репортажлары һәм башка көндәлек яңалыклар блоклары белән таныша ала. Шулай ук радио тыңлаучылар район һәм Татарстан Республикасы оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән атналык интервьюлар һәм төрле темаларга тапшырулар тыңлый ала.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен өйрәнү, укучыларның хокукый культурасын формалаштыру максатларында Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Венера Шәрәфетдинова Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы студентлары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына лекция укыдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

19.03.2023 көнне начальник урынбасары Р.З. Гыйззәтов Казан территориаль органы коллективы белән берлектә «Зөя утрау-шәһәре» тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында булды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, музейларга (күргәзмәләргә, милли бәйрәмнәргә) бару Татарстан Республикасы Президентының «2023 елны Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итү турында» 20.10.2022 елның ПУ-750 номерлы Указын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чараларны үтәү кысаларында башкарыла.

Тэги: Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тәүлек буе «Ышаныч телефоны» эшли: +7 (987) 296-68-93. Күрсәтелгән номер буенча республикада яшәүчеләр әзерләнә торган, кылынган яки кылына торган коррупция юнәлешендәге җинаятьләр, вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану фактлары, дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликты, дәүләт хезмәте белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне үтәмәү фактлары турында хәбәр итә алалар. Мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан бирелгән мәгълүмат кичекмәстән каралачак, мөрәҗәгатьнең конфиденциальлеге гарантияләнә

Тэги: ышаныч телефоны

2023 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган «Яшел» яшәү рәвеше» темасына балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды.

Тэги: рәсем бәйгесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International