ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин тарафыннан аның телеграм-каналын укучылар арасында үткәрелгән сораштыру мәгълүматларыннан күренгәнчә, сораштырылган россиялеләрнең күпчелеге федераль дәрәҗәдә балигъ булмаганнарга энергетиклар сатуны тыюны хуплады.

Елына 300 мең декалитрдан да артыграк булмаган җитештерү егәрлеге булган әзер продукциянең күләмен автоматик үлчәү һәм исәпкә алудан башка, сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре һәм әче бал җитештерүчеләре игътибарына!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин, Саба муниципаль районы Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов катнашында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законга кагылышлы сораулар буенча халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләренә багышланган гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2022 елның 4 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү срокларын искә төшерә. Декларацияләр 2023 елның 20 гыйнварыннан да соңга калмыйча тапшырылырга мөмкин (http://fsrar.ru/Declaring/srok_predstavlenija_deklaracij).

Тэги: декларация кабул итү турында

13
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре «Орион» көнкүреш техникасы кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды. Чара вакытында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар аңлатылды, төрле темаларга белешмәләр һәм брошюралар таратылды.

Шулай итеп, ике кулланучыга техник яктан катлаулы товарларны кире кайтару һәм алмашу мөмкинлеге аңлатылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

13 гыйнварда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева, Кузайкино авыл җирлеге башлыгы урынбасары Лилия Орлова катнашында авыл торак пунктларында җирле халыкка ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны күчмә кабул итүне үткәрделәр.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Бик еш кына гражданнарда сорау туа - даруларны даруханәгә кире кайтарып буламы? Кулланучылар хокукларын тиешле дәрәҗәдә белмәгәнгә күрә, кайвакыт даруханәләрдә конфликтлы хәлләр килеп чыга. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Чирмешән муниципаль районында бу һәм башка сорауларга даруханә хезмәткәрләренә дә, кулланучыларга да аңлатма бирде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау дару препаратлары

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре тарафыннан ГОСТ таләпләренә туры килми торган алкогольле продукция сату факты буенча тикшерү үткәрелә. Сату факты полиция хезмәткәрләре тарафыннан Яшел Үзән районының Осиново авылы территориясендәге кафеларның берсендә ачыкланган.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

2023 елның 12 гыйнварында Теләче муниципаль районының Баландыш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсенә кагылыәлы сораулар буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына кергән эш материалларыннан күренгәнчә, Чирмешән районы буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә трассада автомобиль туктатылган, аның хуҗасы 0,5 литр күләмендәге  30 шешә спиртлы сыеклык ташыган. Берсенең дә акциз маркасы һәм этикеткасы юк. Продукция каян килгән? 

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International