«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучыларның Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре белән очрашулары ай саен уза. Бүген Сарман районында белгеч «Татарстан Республикасы кулланучылар базарында кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага әңгәмә уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан «Канцлер» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау законнарын аңлату буенча семинар-уку оештырылды.
Кибет кулланучылар базарында үз эшчәнлеген өч елдан артык башкара һәм яхшы абруй казанырга өлгергән. Сәүдә объекты ассортиментында ике меңнән артык исемдәге канцелярия товарлары бар.
2023 елның 18 гыйнварында Әтнә муниципаль районы Ишкол авылында кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсенә кагылышлы сораулар буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров алып барды.
Спас районы КФҮ ДБУдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды. Чара вакытында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар аңлатылды. Аерым алганда, кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклауны сорап судка мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша гражданка Л. кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга нигезләнеп, сафтан чыккан товарга гарантия срогы мәсьәләсе буенча аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Арча районының Иске Чүриле авыл китапханәсендә «Кулланучылар хокуклары» дигән темага күзәтү оештырылды. Чарада катнашучылар игътибарына Кулланучылар хокукларын яклау буенча китаплар рәвешендәге мәгълүмат, кулланучыга теге яки бу очракта ничек эшләргә кирәклеге турында гамәли киңәшләр белән брошюралар, дәгъва гаризалары үрнәкләрендәге җыентыкларга күзәтү ясалды.
Татарстан Республикасы Арбитраж суды карары белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының шәхси эшмәкәр А. ны РФ КоАП 14.16 статьясының 2 өлеше һәм 14.43 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турындагы гаризасы канәгатьләндерелде.
2023 елның 17 гыйнварында Арча муниципаль районының Иске Чүриле авылында «Кулланучылар белеме-халыкка!» дигән темага гражданнарны кабул итү узды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән очрашу уздырдылар. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законы һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында сөйләштеләр, сатучы һәм кулланучының хокукларын һәм бурычларын аңлаттылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданин К. сатып алынган кар машинасындагы җитешсезлекләрне ачыклау ситуациясендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте.