Намуссыз ремонт остаханәләрендә һәм сервис үзәкләрендә кулланучыларга, кагыйдә буларак, бушлай диагностика ясарга һәм ватылу сәбәбен билгеләргә вәгъдә итәләр. Килешү төзелми, товарны кабул итү турындагы документлар закон таләпләренә туры китереп төзелми. Еш кына инде берничә көннән соң остаханә яки сервис үзәге хезмәткәрләре товарның ремонтланганын һәм аны алып китәргә мөмкинлеген телефон аша хәбәр итәләр. Шул ук вакытта ремонт бәясен атыйлар, ул яңа товар бәясенең 80% кадәр җитә ала.
Халыкның хокукый белемен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә КФҮдә консультация өстәле оештырды.
Гражданнарга кулланучылар базары өлкәсендә гамәлдәге закон нормалары, дәгъвалар бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары аңлатылды.
Саба районының «Камырбатыр» пекарнясы сәүдә объектларының берсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан «Камырбатыр» ҖЧҖ җитештерә торган икмәк продукциясенең күргәзмә-презентациясе оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе белән берлектә Алексеевск КФҮ мәйданчыгында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәле үткәрделәр.
Базар мөнәсәбәтләре барлыкка килгәннән бирле, кулланучылар хокукларын яклау - иң актуаль социаль-икътисади проблемаларның берсе. Кулланучылар хокукларын күп санлы бозуларның төп сәбәпләре - кулланучыларның һәм хуҗалык итүче субъектларның хокукый белеме түбән булуда. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Татар Сарсазы авыл җирлегендә яшәүчеләр белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча очрашу уздырды
2023 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре базарларында халык арасында «Нинди кофе сайлыйсыз?» дигән темага сораштыру үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Купец» сәүдә үзәге хезмәткәрләре өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре, сатучы һәм кулланучының хокукларын һәм бурычларын аңлату, шулай ук кредит биргәндә финанс хезмәтләре базарында хокук мәсьәләләре буенча күчмә чара уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында комплекслы чара уздырды.
2023 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре базарларында сөт сайлау мәсьәләсе буенча халыкка анкеталау үткәрелде.
Сөт - тормышның беренче көннәреннән үк безне озата килүче продукт. Сөт һәм сөт продуктлары туклану кыйммәтенә ия, протеин, май, витаминнар һәм минераллар (кальций һәм фосфор) чыганагы булып тора.
2023 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы КФҮ ДБУ филиалында консультация пунктында кабул итте.